«Яӊа тормыш» хуҗалыгында басулар пөхтә итеп эшкәртелгән. «Лучезарный» сортлы борчагын, 111 гектарлы рапсын күргәч, болардан эшкә өйрәнсәӊ була икән дисеӊ.
«Борнак» күмәк хуҗалыгында танышу чөгендер басуыннан башланды. Басу кишәрлекләп һәр хуҗалыкка бүленгән, хуҗалык җитәкче гаиләсе эшкәртә торган өлеше аерым кызыксыну тудырды, дөрес эшли, дигән фикергә килделәр. Арпа, солы чәчкән басуларда игенче куйган тырыш хезмәт ачык чагыла, уӊышы да мулдан булсын, исән-сау жыеп алырга язсын, диештеләр.
Нет комментариев