Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Активист»лар бер атнадан уракны төгәлләргә исәплиләр (фото)

- Әйбәт кенә эшләп барабыз, 1 атнадан уракны төгәлләргә дә инде исәп, - дип сүзен башлады «Активист» хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Семенов.

- 4 комбайныбыз бар, алар уңышлы гына эшләп баралар, дөрес кайвакыт ватылгалап та алалар. Көзге чәчүгә әзерләнәбез, планлаштырып та куйдык инде. Арышка 400 гектардан артык җирнең беренче каты эшкәртелде. Шулай ук рапс я горчица чәчәргә җир әзерләнә. Хуҗалыкка 5 центнердан арыш бирдек, тулаем 3000 центнер арпа бирергә исәплибез. Салам кирәк кешеләргә салам да бирәбез, аны пресслауда 3 агрегат эшли. Ул яклардан бернинди проблемалар юк.

Сыйфат комиссиясе әлеге хуҗалык басуына килгәндә комбайнчылар «Раушан» сортлы арпа сугалар иде. Уңыш уртача 35 центнер чыккан. Шул ук көнне солыны теземнәргә салып, аны да тизрәк сугып алырга әзерләнәләр. Ансының да уңышы сынатмаска ошаган.

Әлеге хуҗалыкта комбайнчылар озак еллар эшләүчеләр, шуңа да һәрбер таләпне үтәп, ашыкмыйча, җайлап кына эшлиләр. Шуның белән югалтуларга да юл куймыйлар. Виктор Федоров, Владислав Шубников, Юрий Андреев, Альберт Дмитриевлар тырыш хезмәтләре белән җитәкчелек тарафыннан макталдылар. Виктор Федоров белән Владислав Шубников район башлыгы имзалаган сертификатка да лаек булды, ә менә Юрий Андреев белән Альберт Дмитриевка әзрәк тырышырга кирәк икән әле тиешле норманы тутыру өчен. Гомумән алганда, эш әйбәт оештырылган хуҗалыкта. Уңышлары үзләренә җитәрлек һәм алар шуңа шөкер итәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250