Айрат Хәкимҗанов: "Чебеш кенә димәгез..."
Рәшит абый Хәкимҗанов җитәкчелегендәге Балтач инкубаторының данлыклы елларын урта буын райондашлар яхшы хәтерли әле. Инде КФХ оештырып, бу юнәлештә улы Айрат эшли башлаганга да дистә елга якын вакыт үткән.
–Айрат, элек инкубатор тәүлеклек чебиләр генә сата иде, үстереп сата башлавыгызга да берничә ел...
–Бу эш ихтыяри-мәҗбүри килеп чыкты дисәң дә була. 2012 ел иде ул. Тәүлеклек чебиләргә сорау нык кимеде. Бөтен кеше зуррак чебиләр алып үстерүгә күчте, ә бездә үстерелгәне юк. Чыккан чебешләрне нишләтергә? Алар бит такта түгел, өеп куеп булмый... Әнә шулай, үзеннән-үзе мәҗбүригә әйләнде, ул елны чыккан 6 мең чебине дә үстереп сатарга туры килде.
–Әйтергә генә ансат. Үстереп сату өчен бит әле шартлар да, профилактик чаралар да, тиешле азык та кирәк.
–Бу юнәлештә ул елларда, дөрестән дә, бик күп эшләнде: төзедек тә, өйрәндек тә... Әмма төзелешләр белән генә, санны арттырып кына бүгенге базар шартларында ерак китеп булмый. Шуңа күрә иң элек нәсел эшенең дә сыйфатын арттырырга күп көч куйдык. Безнең өчен иң мөһиме: үткән ел чебиләрне сездән алган идем, бик әйбәт үсте дип, быел тагын чебешләргә заказ бирүче, алырга килүчеләрнең күп булуы. Минем нәкъ менә шушылай, әйбәт итеп, кешеләр канәгать калырлык итеп эшлисе килгән иде. Сан артыннан куып түгел, булган кадәресен сыйфатлы итеп... Уңай нәтиҗәгә ирештек кебек. Быел бер айлык чебешләребез уртача 1,5 килограммга җитте, арада 1,8 килограммлылары да бар иде. Бу бик әйбәт саннар.
–Соңгы елларда билә-мәләрегез дә киңәйде...
–Район җитәкчеләре тәкъдиме белән өченче ел Биктәш авылындагы бушап калган бер абзарда шактый гына ремонт эшләре башкарылды. Идәннәре алыштырылды, яңа электр линиясе кертелде, вентиляция системасы эшләнде. Чебешләрне үстерүдә җылылык, корылык, һава... – барысы да зур роль уйный. Сезонга бөтенесен өлгертә алдык һәм инде үткән ел әйбәт кенә эшләдек тә. Инкубаторда чыккан чебешләрне машина белән монда алып киләбез. Алар тиешле көнгә кадәр шушында үсә. Үткән ел сезонны япканнан соң да бик күп үзгәрешләр булды. Бөтен көчне ветеринария таләпләрен көчәйтүгә багышладык дисәң дә ялгыш булмас. Шул таләп-ләргә туры китерү өчен янәшәдәге тагын бер абзар ремонтланды. Баш санын арттыру өчен түгел, нәкъ менә технологияне төгәл үтәү өчен бу адымга бардык. Шулай ук моңа кадәр махсус пленка белән генә бүленгән абзарлар ныклап бүленде. Ике корпустагы дүрт өлешкә махсус керү урыннары эшләнде, дезинфекциягә таләпләр катгыйланды. Бер партия чебешләр сатылып беткәннән соң бинаны, су эчерткеч, азык савытларын агартабыз, юабыз, сиптерәбез, эшкәртәбез... – күптөрле, зур хезмәт куела. Үзебездән тыш, ветстанция коллективыннан да белгечләр чакыртабыз әле. Биредә үсү чоры чебешләр өчен иң хәлиткеч чор. Монда ныгып калсын, чирләргә бирешмәсен өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Шушы өлкәне ныгытырга кошчылык юнәлешендә тәҗрибәсе зур булган бер ветеринарыбыз да бар хәзер. Вакциналар схемасы эшләнде, катнаш азыкның сыйфаты көчәйтелде. Чыккан көннәреннән карап, чебешләр дүрт өлештә аерым асрала, аларга төрле составтагы азыклар бирелә.
–Бер сезонга күпме чебеш үстерергә планлаштырасыз?
–Быел 50 мең тирәсе чебеш, ике партия каз-үрдәк бәбкәләре сатарга уйлыйбыз. 28 апрельдә – беренче, 6-9 майда икенче-өченче партия чебешләр сатылып бетте инде. 16 майга дүртенче партиясе өлгерде. Быел күпләр үстерелгәнне генә ала. Күпчелек 28-30 көнлек чебешләр сорый. Гомумән, тәүлеклек чебешләргә сорау елдан-ел кими.
–Элекке кебек алдан языласымы?
–Быел бераз үзгәреш керттек, чөнки шул көнгә чеби кирәк иде дип, телефоннан язылган кеше еш кына алырга килми, ә чеби сорап килүчеләр булса да, алдан вәгъдә иткәч, уңайсыз дип, бирмибез, буш җибәрәбез. Нәтиҗәдә ике як та отыла. Шушындый хәл булдырмас өчен быел талон системасы да керттек һәм көнендә сорап килүчеләргә дә чебиләрне саттык.
–Чебеш үстерүчеләргә сездән киңәшләр дә ишетәсе килә.
–Бездән бер айлык чебешләрне алып кайткач, кайберәүләрдә карамасаң да үсә инде ул дигән ялгыш фикер яши. Өйдә дә дезинфекциягә иң беренче чиратта игътибар бирергә кирәк. Үткән ел чеби асралган урынны һич югы агартырга, савыт-сабаларын яхшылап юарга кирәк. Аннан инде чисталыкны даими кайгыртырга, асларын коры тотарга, үтәли җилдән сакларга, шул ук вакытта җилләтергә дә, алларыннан чиста суны да өзмәскә кирәк. Бәясеннән тормаска, бер-ике атналык күчеш чорына кыйммәтле катнаш азык сатып алырга кирәк. Ул үзен-үзе аклый. Бу чорда ныгып калган чебешләр тизрәк үсә, өлгерә. Шунысын да әйтергә кирәк: безнең чебешләргә вакцина эшләнгән, катнаш азыкларына профилактика өчен ике төрле антибиотик кушылган. Шуңа күрә аларга бернинди дару-препаратлар да кирәкми. Чебешләрнең үсү срогын саклау исә чыгымнарны киметүгә һәм итенең сыйфатына, тәменә дә тәэсир итә. Монысын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә без 2,7-3 килгорамм чебешләр ит өчен иң кулай авырлык дип саныйбыз. Кемнәрдер килограмм артыннан куам дип, аларны көзгә кадәр асрый, бу инде үзен-үзе бер яктан да акламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев