Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта уңыш сере - сукада (фото)

Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, районыбыз кырларында санаулы гектарлар калып бара. Ләкин киләсе ел уңышына нигез салу быелдан ук башлана. Җир дөрес эшкәртелгәндә һәм уңдырышлы булганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин. Туфракны көзен дөрес эшкәртү технологиясе хакында тәҗрибә уртаклашу уңаеннан, 23 август көнне "Сорнай" җәмгыяте кырларында семинар-киңәшмә узды.

Бу чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты. Семинар барышында алар төрле техника белән сукаланган басуларда булып, нәтиҗә ясадылар. Бу берьяктан тәҗрибә уртаклашу булса, икенче яктан үзләрендә булган кимчелекләрне киметү максатыннан үткәрелә.

Семинарда "Сорнай" җәмгыятенең баш инженеры Фидәил Гарәфетдинов эш барышы, җитештерү күләмнәре турында таныштырып үтте. "Көзге җир эшкәртү барлыгы 2320 гектар мәйданда башкарыла. Хәзерге көндә 600-700 гектары сукаланды инде. Без үзебезгә көзге чәчүне 5-6нчы сентябрьгә, ә туңга сөрүне 10сына төгәлләү бурычы куйдык. Моңа ирешү өчен киртәләр юк, дип саныйбыз. Бүгенге көндә бездә 9 данә җир эшкәртә торган агрегат бар: 3 сука, 5 КПЭ, 1 АКМ. Техникалар бик нык туза - ташлы мәйданнар, 15-20 елга кадәр тирәнәйтеп сукаланмаган яки күпьеллык үлән үскән басулар бар. Аларны эшкәртү авыргарак туры килә. Киләчәктә техникаларны яңартырга ниятлибез. Тик яшьләр арасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләк белдерүчеләр генә юк. Механизаторларның уртача яше 45 яшь. Бүгенге көндә гомере буе тракторчы булып эшләп, пенсия яшенә җиткәннән соң да хезмәттә калган мактаулы механизаторларыбыз бар. Алар эшнең тәртибен беләләр, сыйфатлы итеп эшлиләр", - дип белдерде.

Аның чыгышыннан соң АКМ-4, КПЭ-3,8 агрегатлары белән сукаланган басуларны карадылар. Уңай һәм тискәре якларын, аермаларын ачыклап, җирнең дымлылыгын һәм тыгызлыгын билгели торган махсус җайланма белән тикшергәннән соң, җәйнең коры килүе сәбәпле, туфракның көзге чәчү өчен тиешле таләпләргә туры килеп бетмәве ачыкланды.

"Хуҗалыкларда төрле төрдәге, берничә үлчәмдәге 68 төрле сука бар. Ләкин ул тагылма техникалар дөрес һәм тиешле урында, тиешле вакытта кулланылырга тиеш. Туфракның өлгерешенә карап һәм алдан ук бу басуга нинди культура чәчеләчәген планлаштырган очракта, алдагы елда нәтиҗәсе күренә. Безнең район башкалардан аермалы буларак, сукалау технологиясен ташламады, шуңа да елның-елында уңышка ирешеп киләбез. Сукалый белү - бик четерекле эш. Тиешле тирәнлектән узып, дөрес башкармаганда туфрак нык бозыла. 3-5 елга бер мәртәбә 40 сантиметрга кадәр туфракны тирәнәйтеп йомшарту ысулын кулланырга кирәк. Мондый төр агрегат "Кама", "Татарстан", "Яңа тормыш", "Якты юл", "Смәел", "Арбор" хуҗалыкларында гына бар. Кызганыч, калган хуҗалыклар ниндидер сәбәпләр белән бу агрегатны үзләрендә булдырырга теләмиләр. Сыйфат дәрәҗәсен шул сәбәпле аксаталар", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин.

Техникаларның кышка сакланышын, төзеклеген тәэмин итү, мастерскойларда тәртип урнаштыру, запас җиһазлар булдыру кебек баш инженерларның төп бурычы булган хезмәт вазыйфалары хакында "Гостехнадзор" оешмасы инспекторы Рифгать Фәхретдинов чыгыш ясады. "Техника саклап тотканда, җиһазларын иренмичә салдырып, тиешле таләпләр буенча саклауга куйганда гына озак хезмәт итә. Техникаларны тикшергәндә комбайннар эченнән бер трактор арбасы чүп чыккан яки күсе, тычканнар кереп оялаганнары очрый. Бу бит бер кысага да сыймый, сезнең үз эшегезгә салкын каравыгыз нәтиҗәсе", дип шелтә белдереп алды.

"Сорнай" кырларындагы эшнең барышы белән танышу өчен механизаторлар янына юл алдык. Рулонлаган саламнарны бер күчкә өюдә хезмәт куючы тракторчы Иван Кузьмин кече яшьтән җәмгыять кырларында эшләп, чыныгып үскән егет. Хезмәт юлын да биредә дәвам иткән. "Бик тырыш, техниканың рәтен белә торган егет", диләр аның хакында.

Киң мәйданнарны буйсындырып килүче чылбырлы өч ДТ тракторы да игътибарсыз калмады. Аларны иярләүче Николай Петров - 18, Андрей Егоров - 20, ә 61 яшен тутыручы Аркадий Плотников 40 елдан артык (!) хезмәт куя. Аркадий Плотниковның улы Николай да әтисе үрнәгендә "Сорнай"да быел "Камаз" шоферы булып эшли башлаган.

Шулай ук МТЗ-82 тракторында фермага салам ташучы 63 яшьлек Аркадий Калинин һәм көзге чәчүдә ГАЗ-53 машинасы белән орлык ташучы 64нче яше белән баручы Михаил Кондратьев кебек "аксакаллары" белән горурланырлык!

Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык дип әйтсәләр, уңыш сере сыйфатлы эшкәртелгән басулардан, уңдырышлы туфрактан һәм алтын куллы механизаторлардан башлана.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250