Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгене корт баса

Бакчабызда бәрәңге тишелеп чыгарга өлгермәде, колорадо коңгызының балалары сырып алды. Нишләргә? Шул хакта укучыларыбызга аңлатып языгыз әле, дип элемтәгә чыкты даими укучыбыз.

- Колорадо коңгызларының берничә циклда өлгерүе мәгълүм. Бәрәңгене агулап утыртабыз икән бу аны коңгызларның беренче партиясе һөҗүменнән коткарып кала. Бәрәңге игүдә ярымголланд технологиясе куллану, ягъни тишелеп бетүгә үк өю дә әлеге бөҗәкләрнең корткычлыгын бераз тоткарлый ,- дип аңлата белгечләр.

Базардан агу сатып алган очракта кайда эшләп чыгарылганына һәм тутырылганына игътибар итәргә дә киңәш итә. Препаратларның сыйфат сертификаты булырга тиеш, аны сатучыдан сорап алудан читенсенергә ярамый.

Райондашларыбызның күбесе исә коларадо коңгызына каршы агуны ел саен "Балтачагрохимсервис" оешмасыннан ала. "Агуны "Татагрохимсервис" оешмасыннан алып кайтабыз, иң яхшысы, нәтиҗәлесе дип, "Актара" препаратын тәкъдим итәләр", ди оешма җитәкчелеге.
Фото: ogorodsadovod

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250