Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кыр кораблары» талгын гына тибрәлә (+фоторепортаж)

«Кама» районыбызның читендә тыныч кына эшләүче, ләкин авыл хуҗалыгының һәрбер өлкәсендә үз эзен калдырып баручы хуҗалык булып тора.

Иген кырларында кызу эш вакыты. Районыбызның алдынгы комбайнчылары рәтендә «Кама»лылар да бар. Иң гаҗәбе шунда, хуҗалык комбайнчыларының күрсәткечләре бер-берсенекеннән әллә ни аерылмый. Инде озак еллар комбайнчы хезмәтен горур күтәрүче Хәбир Мөхәрләмов бергә-бергә сөенеп эшләүләрен белдерде. - 30 елдан артык комбайнчы булып эшлим, аннан тыш трактор да бар әле. Быелгы ел коры килсә дә, уңыш зарланырлык түгел. «Тимерхан» сортлы әле сугылучы арпаның уртача уңышы 35,7 центнер тирәсе чыга, - дип сөйләшүне озакка сузмады Хәбир абый. Аңлашыла да, мондый эш вакытын күп сүз сөйләп булмый. Ул үз һөнәрен балаларына да өйрәтә. Күп балалы гаилә башлыгына ярдәм итәргә улы Ранил алынган. Өченче елын әтисенең уң кулы булып йөри икән инде ул.

Әтиле-уллы эшләүче Рашит һәм Ринат Әлтәповлар да, Рафис һәм Инсаф Закировлар да гаилә бюджетын тулыландыру өстендә бергә эшлиләр. Хаммат Низаметдинов белән Раил Нуриев, Рәдис Галиәхмәтов белән Рәсүл Лотфуллин да аңлашып хезмәт куялар. «Газ-53» машинасында ашлыкны ындыр табагына озатып торучы һәм амбарда чиратлап эшләүче җилдәй җитез шоферлар: Рәсим Нуриев, Марсель Вәлиев, Раушан Зиннәтуллин, Раиф Әюповны, «КамАЗ»ны иярләүче Рәис Сабиров белән Ранил Гатиятуллинны хуҗалыкта бары тик мактап кына сөйлиләр. - Һәрбер кушылган эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаручы шоферлар булганда урып-җыю эшләрен дә уңышлы башкарып чыгарбыз, - ди иген кырында механизаторларның эшенә күзәтчелек итүче, ашлыкның уңышын, дымлылыгын тикшереп торучы, 17нче елын баш агроном булып эшләүче Айдар Әсхадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250