4 август 2016 яңалыклары
-
«Труд» хужалыгы механизаторларны үзенчәлекле тукландыра (фото)
Кызу урак өстендә комбайнчыларны, гомүмән эшчеләрне туклыклы һәм кайнар аш белән тәэмин итү әһәмиятле мәсьәлә. «Труд» хужалыгы механизаторлары төшке ялга туктаган вакытта, аларныӊ үзенчәлекле савытлардан туклануын күреп, бераз гаҗәпкә калдым.
-
Күршедәге хакыйкать
Кайчакта күңелнең шулкадәр тулып ташыган чагы була ки, эчеңдәгесен очраклы кешегә ачасың да саласың. Гөләндәм апаның да шундый чагы булды, күрәсең, таныш түгел дип тормады, йөрәгенә җыелганнарын минем белән бүлеште. Ә мин, үз чиратымда, аның тарихын гыйбрәт буларак бәян итәм.
-
Кускем авылы үзе кечкенә – эче төш кенә (фото)
Куныр җирле үзидарәсенә керсә дә, Пыжмарага терәлеп үк торган Кускем авылы, әйтерсең, аерым бер утрауда утыра.
-
«Труд» хуҗалыгы комбайнчыларына сертификатны Казаннан килеп тапшырдылар (фото)
Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков бүген район хуҗалыкларында булып, урып-җыю чорында техникалар эшчәнлеге, техник куркынычсызлык мәсьәләләре белән кызыксынды.
-
Теләче юлында фура янган
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр турында мәгълүмат һәм янгынның сәбәбе ачыклана.
-
Саламын урнаштырып, җирләрен эшкәртеп баралар «Кама»да (фото)
«Кама»лылар урактан соң кырларда калган саламны әрәм итмиләр. Комбайннар артыннан ук саламны «МТЗ-82»дә эшләүче Илһам Шакиров, Хәлиф Гафиуллин, Фәнил Заһретдиновлар рулонлап баралар.
-
Гриппка каршы прививка сентябрьдә ясала башлаячак
Гриппка каршы прививка кампаниясе сентябрьдә старт алачак.
-
Өч кызны елга агызган
Аларның кайдалыгы билгеле түгел. Хәзерге вакытта кызларны эзләү дәвам итә.
-
Көшкәтбаш басуларында җыр яңгырый (фото)
Көшкәтбаш клубы мөдире Гүзәлия Хәсәнова җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары кырга игенчеләр янына концерт белән чыкты.
-
«Кыр кораблары» талгын гына тибрәлә (+фоторепортаж)
«Кама» районыбызның читендә тыныч кына эшләүче, ләкин авыл хуҗалыгының һәрбер өлкәсендә үз эзен калдырып баручы хуҗалык булып тора.
-
Балтач уртасында «серле» объект (фото)
Балтач бистәсенеӊ нәкъ уртасында, район башкарма комитеты урнашкан бинадан ерак булмаган «Нур» супермаркеты һәм «Экономстрой» кибетләре урнашкан бинага өстәп төзелеш алып барыла.
-
Балтач мәктәбе укучысы Әмир Бариев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кунакта булып кайтты (фото)
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика күләмендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга нигезләнгән рәсем конкурсы игълан иткән иде.
-
Чепьяда капка төпләрендә дә фонтан эшли (фото)
Чепьяда уңган хуҗалар капка төпләрен чәчәкләр, арысланнар белән генә түгел, хәтта фонтан белән дә бизи.
-
Мәктәпләр янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирәме?
1 август көнне район буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.