Көшкәтбаш клубы мөдире Гүзәлия Хәсәнова җитәкчелегендә 6 сыйныф укучылары кырга игенчеләр янына концерт белән чыкты.
Әбәд вакытында аларны җыр-бию, нәфис сүз белән дә "сыйладылар". "Уңыш" күмәк хуҗалыгы игенчеләре чыгышны ошатып, аларны тагын көтеп калачакларын әйттеләр. - Җыр-биюләр игенчеләребезгә яңа көч, яңа дәрт өстәгәндер. Икмәк барда бар да булыр. Җырлап-биеп, хезмәтнең тәмен белеп яшәргә язсын барыбызга да, - ди артистлар.





Нет комментариев