Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр турында мәгълүмат һәм янгынның сәбәбе ачыклана.
М7 трассасы буйлап барган фурага Теләче районында ут каба. Машина "Магнит" кибетенеке була. Хәзер исә янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар. Зыян күрүчеләр хакында да әлегә мәгълүмат юк.
МЧС хезмәте тиз арада килеп җитеп, янгынны сүндерсә дә, йөк машинасының кабинасы тулысынча янып беткән була инде. Бәхеткә, машина йөртүче зыян күрмәгән.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев