Куныр җирле үзидарәсенә керсә дә, Пыжмарага терәлеп үк торган Кускем авылы, әйтерсең, аерым бер утрауда утыра.
Әлеге авыл яныннан ничә мәртәбәләр узып китәргә туры килсә дә, Кускемда бер генә тапкыр да булырга туры килмәде. Күптән түгел авыл белән танышырга махсус бардык. Үзе кечкенә - эче төш кенә, дип нәкъ менә Кускем кебек авылларга әйтәләрдер.
Кускем - табигатьнең бик матур урынына урнашкан бер урамлы, дистәдән артык йортлы гына удмурт авылы. Янәшәсеннән генә Кубыр елгасы ага, авыл тирәли үскән куе тупыл һәм зифа каеннар авылга үзгә ямь бирә. Игътибарны җәлеп иткәне шул, Кускем авылында һәр хуҗалык саен ике йорт. Һәркем иске йорт янәшәсендә үк яңасын җитештергән. Капка төбе саен чәчәкләр үсә.
Теләсә-кайда аунап яткан чүпләр дә, капка төпләрендә үз вакытын көтеп чирәм баскан төзелеш материаллары да юк. Чисталык һәм пөхтәлек авылда тырыш халык яшәгәне хакында сөйли.
Нет комментариев