«Труд» хуҗалыгы комбайнчыларына сертификатны Казаннан килеп тапшырдылар (фото)
Авыл хуҗалыгы

«Труд» хуҗалыгы комбайнчыларына сертификатны Казаннан килеп тапшырдылар (фото)

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков бүген район хуҗалыкларында булып, урып-җыю чорында техникалар эшчәнлеге, техник куркынычсызлык мәсьәләләре белән кызыксынды.

«Труд» күмәк хуҗалыгыныӊ 2 алдынгы комбайнчыларына - Алексей Овчинниковка һәм Валерий Степановка район башлыгы Рамил Нотфуллин кул куйган сертификатлар тапшырды. Алексей Овчинников «Полесье КЗС-812» комбайнында 400 тонна, Валерий Степанов «Дон-1500» маркалы комбайнда 500 тонна ашлык суктырып алганнар инде.


250

Нет комментариев