Чепьяда капка төпләрендә дә фонтан эшли (фото)
Төрлесе

Чепьяда капка төпләрендә дә фонтан эшли (фото)

Чепьяда уңган хуҗалар капка төпләрен чәчәкләр, арысланнар белән генә түгел, хәтта фонтан белән дә бизи.

Балтач ягыннан килгән чакта ак кирпечле, калай коймалы йортны күрми үтү мөмкин түгел. Капка төбе шау чәчәктә, капканың ике кырыенда арыслан, нәкъ уртада фонтан эшләп утыра. Бу гүзәллеккә һәркем сокланып үтә. Мин дә туктап фотога төшерәсе иттем. Әмма фонтаны гына эшләми иде, анысын кич белән генә кабызабыз, диде хуҗалар.

250

Нет комментариев