Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика күләмендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга нигезләнгән рәсем конкурсы игълан иткән иде.
Барлыгы 400дән артык рәсем кабул ителә. Шулар арасында райондашыбыз, Балтач урта мәктәбенең 1г сыйныфын тәмамлаган Әмир Рөстәм улы Бариевның да иҗади эше була. Аның рәсеме "Хезмәт кешесе" номинациясенә лаек булып, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кунакка чакырыла. Шушы көннәрдә Әмир Казанда министрлыкта булып, диплом һәм "Спортмастер" сертификаты белән бүләкләнеп кайтты. Әмиргә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.






Чыганак: baltasi_official
Нет комментариев