Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл»лылар быелгы кыр эшләре сезонында да сынатмыйлар

Өч авылны берләштергән «Кызыл юл»лылар бер йодрык булып тупланып, быелгы кыр эшләре сезонында да сынатмыйлар. Казах далаларын хәтерләткән данлыклы Акман басуларыннан да, әледән-әле явып торган яңгырларга үч итеп, ашлыкны вакытында югалтуларсыз җыеп ала алдылар.

Рәфыйк Галиев, Габдулла Гыйбадуллин, Фәнис Гарифуллин «Дон-1500», Илфат Вафин, Рамил Вәлиев, ел саен Улисьялдан килеп эшләүче Александр Васильев «Нива СК-5» комбайннарын урак беткәнче басуда калдырып эшләп югары җитештерүчәнлек күрсәттеләр. Әле дә комбайнга ремонт кирәк, ягулык саласы бар дип паркка кайтып йөрмиләр. Алары басуга үзләре килә.
Амбарларга чама белән көн саен 2 миллион сумлык ашлык кайтып тора дип сөенеп эшлиләр амбардагылар да. Быел ашлык дымлырак кайта. Хуҗалыктагы һәр ике ындыр табагында да эш тәүлек буе диярлек туктамый. Кайткан ашлыкны ике-өч көн эчендә эшкәртеп, кайсын орлыкка, кайсын фуражга урнаштырып баралар.
Чутайдан Комзаводка кадәр олы юл буенда печән рулоннары тезелеп киткән. Юлдан чыгып, «Труд» кырлары чигендәге басуда тагын да күп алар. Күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабып киптереп шулай запаслаганнар. «Белорусь»ларга тагылган биш агрегат без килгәндә дә печән рулонлый иде.
Механизатор Айдар Гайфетдинов, Дамир Габделхәев, Габдрафыйк Габделхаковларның бу эштә тәҗрибәләре зур. Җыйганчы үләннәрне чабасы да бар ич әле. Монда инде комбайнчылар Дамир Җамалиев, Рамил Фазылҗановлар яшәсен диләр. Алар чапкан үләннәрдән хуҗалыкта сенаж салу да дәвам итә.
Кайткан массаны тиешле урынга бушаттырып, таптатып тыгызлап торучы «К-700» тракторында эшләүче механизатор Рамил Фазылҗановны (алда әйтелгән Рамил түгел, икенчесе) мактыйлар. Азыкның сыйфаты өчен белгечләрдән ким кайгыртмый ди. Беренче сенажны май азагын да ук, үләннәр чәчәккә бөреләнгән вакытта салганнар. Хәзер савым сыерларына шуны ашата башлагач, савым көн саен арта башлаган.
Үләннәрне чәчәк атканчы чабып салган сенажның туклыклыгы күбрәк, витаминнары да яхшырак саклана икән диләр. Хуҗалыкның киләчәген билгели торган җәйге-көзге сезонда һәр эшне уйлап, соңгы нәтиҗәсе файда китерерлек башкарырга омтыла Чутай, Нөнәгәр, Комзавод авыллары игенчеләре.

Хәлил Нәкыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250