Һәр яңалык даимилекне сорый (+фото)
Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнә туктап тормый, үз җае, көе белән бара. Бәйрәм араларында «Борнак» җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренең, терлекчелек өчен җаваплы баш белгечләрнең киңәшмәгә җыйналулары шуның бер мисалы булып тора.
«Борнак» хуҗалыгы бу киңәшмәне үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган. Соңгы елларда әлеге җирлектә авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча сизелерлек алга бару кү-зәтелә. Җитәкченең, белгечләрнең хуҗалык хезмәткәрләре белән бердәм эшләү нәтиҗәсе буларак терлекчелек өлкәсе яңарышта. Киңәшмәдә катнашучыларга апрель аенда 12 миллион сумга төшкән терлек азыгы хәзерләү үзәгенең эше күрсәтелде, 450 баш симертүдәге мөгезле эре терлекне бер генә кешенең тәрбияләве дә уңай тәэсир калдырды. Бу хуҗалыкның эшчәнлеге турында киләчәктә газетабыз битләрендә күләмле хәбәрләр әле басылачак, шуңа районда терлекчелек тармагының 4 ай нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә ассызыклап әйтелгән берничә мәсьәләгә тукталып китәбез.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгышыннан соң идарә җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үз фикерен белдереп, бүгенге көндә сөт җитештерүдә күрсәткечләренең чуарлыгын ашату өчен кулланыла торган өстәмәләрнең кыйммәтлегенә, шунлыктан аны куллануны чикләүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Икътисади саннарны һәр җитәкче һәм белгеч бүгенге көннән, терлек азыгы хәзерли башлаган чордан чагыштыра башларга тиешләр. Терлекне мул ашату гына түгел, ә аңа нинди сыйфатлы азык ашату турында фикерләргә кирәк. Гади генә әйткәндә, без калган терлек азыгын үлчәп, тикшереп караганыбыз юк, аның дымлылыгына игътибар юк, терлек биналарында микроклимат турында фикерләмибез, без бүген эссе һава булуына әзер түгел, фермаларда тәрәзәләр, ишекләр ябык, шулай булгач, нинди сөт арту турында сүз булырга мөмкин, диде.
Заманча булабыз дип һәр терлек турында мәгълүмат туплаган төрле программалар белән эшлибез, әмма ул саннарны чагыштырмыйбыз, ни өчен шулай, дигән сорауны куймыйбыз, диде идарә җитәкчесе. Һәр җаваплы хезмәткәр мәсьәләне икътисади яктан фикерли белергә тиеш, дип белдерде Фирдәвес Нәбиуллин.
Аның фикерләрен куәтләп, киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелектә һәр кертелгән яңалык даимилекне сорый, дип белдерде. Өйрәнер өчен мисаллар да, мөмкинлекләр дә бар, үзебездә дә, башка районнарда да. Өйрәнү бер, аны тормышка ашыру икенче, куллануга керткәннән соң аны саклау, үстерү өченче мәсьәлә. Без башлыйбыз да, ташлыйбыз. Болай дәвам итә алмый. Бу эш дәвамлы һәм көндәлек барырга тиеш. Сөт һәм ит җитештерүдә, аны сатуда дүрт айлык нәтиҗәләр буенча чагыштырмача уңай саннар булса да, бу безне канәгатьләндерми. Терлекчелектә технологиянең бер чылбыры өзелсә, аның нәтиҗәсе күпкә ким булуы һәркемгә ачык. Шулай булгач, һәр юнәлеш күз уңында булырга тиеш, дип ассызыклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев