Авыл хуҗалыгы
Районда 15 сентябрьгә урып-җыю көндәлеге
Балтачта 15 сентябрь көненә районда бөртеклеләрнеӊ 90 проценттан артык мәйданы суктырылды.
«Алга», «Кама» һәм «Бөрбаш» күмәк хуҗалыклары бу эшне инде соӊгы яӊгырларга кадәр тәмамладылар. 14 сентябрь көнне 3245 центнер ашлык амбарларга кайтарылды. Нигездә, көзге бодай һәм солы суктырылды. Барлыгы хуҗалыклар амбарларында инде 107 816 тонна ашлык кайтарылган.
Игеннәре җыелып алынган кырларда тирәнгә сөрү бара. 839 гектар җирдә бу агротехник чара инде башкарылган. Район буенча 85 трактор агрегаты көзге кыр эшләренә тартылган.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев