15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Районда 15 сентябрьгә урып-җыю көндәлеге
Балтачта 15 сентябрь көненә районда бөртеклеләрнеӊ 90 проценттан артык мәйданы суктырылды.
-
Районда комбайнчылар бәйгесенеӊ чираттагы җиӊүчесе - Рәлиф Ильясов
Районда комбайнчылар бәйгесе дәвам итә. Чираттагы җиӊүче «Венетта» ширкәте комбайнчысы Рәлиф Ильясов.
-
Балтачта халыкта канәгатьсезлек тудырган вышка калырмы, алынырмы?! (+фото)
13 сентябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелелегендә районда четерекле мәсьәләне күтәргән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Балтач бистәсенең Космонавт урамында мех әйберләр фабрикасы ишек алдына чираттагы кәрәзле элемтә вышкасы куюга каршы булган җирле халыктан кергән хат каралды.
-
Менә шундый Райнур яки Бариевлар феномены
Районда данлыклы комбайнчы Райнур Бариев турында язарга җыендым да, күп еллардан бирле белгән бу егетнең, абыйсы - шулай ук легендага тиң комбайнчыларыбызның берсе Ревальнең гел шулай алдынгы булуының, макталуының сере нәрсәдә икән соң дип уйлана калдым.
-
Әзер булыйк: Балтач юлларында «Частник» операциясе игълан ителә
Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, юлларда профилактик операция үткәрә.
-
Балтачта иң оста машина йөртүче өлкән кешене ачыкладылар (+фоторепортаж)
Бүген Балтачта район тарихында беренче мәртәбә "Иң оста авто-бабай" һәм "Иң оста авто-әби" ачыкланды.
-
№1. "Яшәсен әби-бабай!" бәйгесенә. Ясминә Сафина, Кариле авылы
-
Субсидия аласың килсә...
Сыер, кәҗә асраучыларга үткән елдагыча субсидияләр биреләчәк.
-
Грипп аяктан екмасын... яки прививка ясау чоры җитте
Көннәр суыткан саен салкын тиюләр көчәя. Грипп афәте дә ерак йөрми. Борын тыгылу, төчкерү, йөткерү, югары температура... кем генә мондый чирдән өркеп тормый икән?! Вируслы чирләр бигрәк тә яман, бүген берәребез авыртса, икенче көнне үк икенчебезгә йога. Табиблар быелгы салкын тиюләрне ноябрь, декабрь айларында көчәер дип фаразлый.
-
Балтачлылар башкалада ярминкәләрдә катнаша
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала.
-
Балтачта өлкәннәр өчен "кайнар линия" эшләячәк
20 сентябрьдән балтачлылар өчен "кайнар линия" эшләячәк.