Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, юлларда профилактик операция үткәрә.
Әлеге операция "Частник" дип атала һәм ул 18 сентябрьдән башлап 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында тракторларның, прицепларның, һәм дә үзйөрешле машиналарның техник торышы, документлары, дәүләт стандартларына туры килеше, һәм башкалар тикшереләчәк.
- Әлеге чара бик тә мөһим, - ди идарәнең райондагы җитәкчесе Рифкать Фәхретдинов. - Юллардагы иминлекне кайгырту, юл һәлакәтләре булдырмау, кеше гомерләрен саклап калу максатыннан үткәрелә ул. Шуңа күрә, райондашларга техникаларына янә бер күзәтү үткәреп, юлларда игътибарлы булып йөрергә киңәш итәр идем.
Нет комментариев