Мастер-класс барышында балаларның йөзендәге елмаю, күзләрендәге очкын — үзе үк иң зур нәтиҗә
Әниләр көне уңаеннан “Хыял яшьләр үзәге” хезмәткәрләре "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясе“ндә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик матур һәм җылы мастер-класс үткәрде. Балалар гипстан ясалган фигураларны үз куллары белән бизәделәр.
Һәр буяу — бер наз, һәр бизәк — бер теләк, һәр фигура — әни өчен иң кадерле бүләк. Мастер-класс барышында балаларның йөзендәге елмаю, күзләрендәге очкын — үзе үк иң зур нәтиҗә.
Чын күңелдән эшләнгән бүләк — иң озак саклана торганы. Ул — мәңгелек.
Нет комментариев