Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Саламын урнаштырып, җирләрен эшкәртеп баралар «Кама»да (фото)

«Кама»лылар урактан соң кырларда калган саламны әрәм итмиләр. Комбайннар артыннан ук саламны «МТЗ-82»дә эшләүче Илһам Шакиров, Хәлиф Гафиуллин, Фәнил Заһретдиновлар рулонлап баралар.

Шуннан хуҗалыкка да өләшенә, калганы ферма яннарына кайтартыла. Без килгәндә Илһам Шакировның тракторы туктаган иде, прессының сибе салу сәбәпле тукталып торуы икән. Янәшәсенә тиз арада Хәлиф Гафиуллин да килеп җитте, хезмәттәшенә ярдәм итү иде максаты. Әлеге адым мине аптырашта калдырды, димәк, механизаторлар берсен-берсе уздыру өчен тырышмыйлар, ә аңлашып эшләүне алдынгы планга куялар. Афәрин!

Әле эскерт салу алымын да ташламаган «Кама»лылар. Әлеге эштә Газинур Нәҗипов звеносы тырыш хезмәт күрсәтә.

Мул уңыш биреп, бушап калган җирләр «МТЗ-1221» тракторларында эшләүче Марат Гәрәев һәм Назыйм Шәйдуллин тарафыннан тиз арада эшкәртелеп тә куела. Бүгенге көндә чәчү эшләренә әзер инде аларның җирләре. 60 тонна катлаулы ашламага акча түләп куйганнар, шуның 20 тоннасы инде кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250