Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Труд» хужалыгы механизаторларны үзенчәлекле тукландыра (фото)

Кызу урак өстендә комбайнчыларны, гомүмән эшчеләрне туклыклы һәм кайнар аш белән тәэмин итү әһәмиятле мәсьәлә. «Труд» хужалыгы механизаторлары төшке ялга туктаган вакытта, аларныӊ үзенчәлекле савытлардан туклануын күреп, бераз гаҗәпкә калдым.

Бары үземә дә ашап алырга тәкъдим иткәч, эшнеӊ нәрсәдә икәнен аӊладым. Һәркемгә аерым бирелгән бәләкәй термослар өч өлештән тора икән. Беренче, өске өлешендә аш салынган, аны ашап бетергәч, алып куясыӊ да, астында икенче блюдо. Чәй әчәм дисәӊ, икенче блюдоны ашап, читкә алып куясын, аскы савытта чәй.
Интернеттан күреп, Воронеж шәһәреннән узган ел соратып кайтардык, ди хуҗалык рәисе Рәшит Һадыев. Ашау да суынмый, соӊрак тамак ялгыйсы булса, механизатор алып калып, үз җае белән туктап, ашап ала ала. Ашау китерүчеләр калдырып китәләр һәм икенче килгәндә буш термосларны җыеп алалар, бик уӊайлы булды әле, ди рәис. Дөрестән дә, савыт-саба да ватылмый, кечкенә кул әрҗәләрендә ашау да суынмый.
Урып-җыюда вак мәсьәлә булмаганын аӊлап эш иткән «труд»лыларныӊ эшләре дә гөрләп бара, 3 август коненә хуҗалык комбайчылары 2030 тонна ашлыкны ынбыр табакларына кайтардылар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250