Кеше үз хезмәтен яратып башкарганда, ә җитәкчеләр аны бәяли белгәндә генә һәрбер эшнең нәтиҗәсе уңай буладыр. Борнак авылында туып-үсеп, бүген «Борнак» җәмгыятендә алдынгы шофер булып танылган Раузит Габдрахманов белән очрашып сөйләшкәч, туган җиренә мәхәббәте булган кешенең генә эшкә дә атлыгып торуын аңладым.
Шоферларның гомерләре дә юлда үтә дип белми әйтмиләр. Раузит та гел юлда, ләкин тыныч күңел белән йөри ул. Чөнки олы юлга кузгалганда әти-әнисе фатихасын биреп, тормыш иптәше белән балалары изге теләктә кала аның.
- Өйдәгеләрем эшемне аңлап кабул итәләр. Кайчан кайтып керсәм дә, шатланып каршы алучыларым бар. Әтием гомере буе тракторчы булып эшләде, ә әнием фермада хезмәт куйды. Аларның кул арасына кереп кечкенәдән мин дә эшне яратып үстем. Мәктәптә укыган вакытта ук гараждан, басудан кайтып керми идем. Әтинең «ДТ-75» тракторы белән базда силос та таптадым, сукада да йөрдем. Әтием Габделфәртнең үз эшен бик яратып, бирелеп, бөтен тәмен белеп эшләве мине дә әлеге юлдан тайпылмаска өндәде. ДОСААФта шоферлык таныклыгы алганнан соң хуҗалыгыбызда «ГАЗ-53» машинасы бирделәр. Ул чакта ук яңа түгел иде инде ул, ләкин шуны ремонтлый-ремонтлый мин дә техника белән уртак тел табып эшләргә өйрәндем. Хәзер инде җаваплылыкны әти түгел, ә үзем тотачакны да яхшы аңлый идем, - ди Раузит.
Күзен бәйләп куеп техникасының берәр җирен сүтеп-корырга кушсаң да эшләр иде ул. Чөнки 16 ел иярләгән «ГАЗ-53»ен да, әле соңгы 2 елда гына эшли башлаган куәтле «КамАЗ»ын да биш бармагыдай белә ул.
- Шофер хезмәте җиңелләрдән түгел, билгеле. Алар ел әйләнәсе руль артында. Чөнки авыл хуҗалыгында елның бер фасылында да эш туктап тормый. Раузит эшли торган ике техника да яңа түгел, алай да аның тәүлекнең төрле чагында «ГАЗ-53»е да, «КамАЗ»ы да озын юлларга кузгалырга әзер тора. Аны механизаторларга үрнәк итеп куярлык, чөнки бирелгән нарядларны төгәл үтәп, хезмәт дисциплинасын бозмыйча эшли ул, - ди җәмгыятьнең баш инженеры Рөстәм Сабиров.
Шофер булу җиңел хезмәт түгел, чын шофер булу өчен машинаңны гына түгел, ә юл йөрү кагыйдәләрен дә белеп, төгәл үтәү зарур. Әлеге хезмәтнең бу ягына килгәндә Раузит биредә дә сынатмый. Юлда ватылып калганым юк, ә ватылып калучыларны күрсәм, ярдәм итмичә киткәнем юк, ди елына 14 мең километр юл йөрүче шофер. Мәрхәмәтле, миһербанлы бала үстергән ата-анага да улларының уңышларын күрү бик сөенечле хәл. Ә үзенең гел тырышып эшләвен Раузит җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәҗиповка да бәйли. - Халык өчен дип эшли ул җитәкчебез. Кайчан гына нинди гозер белән керсәң дә борып чыгарганы юк. Хезмәт кешесен күрә белә, хезмәт хакларын да вакытында түләп бара. Гомумән, кешедә эшлисе килү теләге уяна мондый чакта, - ди 16 ел стажлы шофер.
Раузит башкарган хезмәтләргә күз салсак, язын чәчүдә катнашучы техникага орлык, минераль ашламалар ташый. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, күпьеллык үләннәрне беренче кат уру башлана. Бу чорда печән хәзерләү, сенаж салу эшендә алыштыргысыз көч ул. Алга таба бөртеклеләрне урып-җыю башлана, Раузит тагын иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр кырдан ашлык ташый. Көзгә керүгә жмых ташу эшенә керешә. Шулай ук ярминкәләргә дә йөри, тирес тә ташый әле ул. Ә кайбер көндә бер техникасыннан төшеп, икенчесе белән чыгып киткән көннәре дә булгалый. Мондый кешеләрне алыштыргысыз дип атыйлар. Чөнки хуҗалыктагы һәрбер эштә актив катнашучы ул. Эшне теләп эшләүчеләр сирәк шул хәзер, ә Раузитның хезмәтенә мәхәббәте күзләреннән чагыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев