27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Балтачта көзге каникуллар башлана
31 октябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Район Советында киләчәккә бюджетны фаразладылар
Бүген - 25 октябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.
-
Алсуыбыз руль артына утырган
Якташыбыз Алсу Фазлыева интернет челтәрендәге шәхси битенә «учебка» машинасында төшкән фотоны урнаштырган һәм түбәндәге сүзләрне язып куйган: - Бик күпләр кайсы автошколада укуым белән кызыксына, avtoshkola_drive_kzn укыйм. Укытучылар аңлаешлы телдә аңлаталар, миңа бик ошый! Алсуга укуын уңышлы тәмамлап, киләчәктә исән-сау йөрүен теләп калабыз.
-
Салавычта кул көрәштерәләр
Якшәмбе, 30 октябрь көнне, Салавыч авылында кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, Айрат Зыятдинов истәлегенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше үткәрелә. Ир-егетләр 60, 70, 80 һәм 80нән югары, ә хатын-кызлар 55, 65, 75 һәм 75тән югары үлчәү авырлыкларында көч сынашачак. Ярышлар сәгать 9.00да Салавыч мәдәният йортында башлана. Рәхим итегез!...
-
Шатлыгым, кайгым минем...
Яшәү белән үлем арасында тартышканда ул: «Аягыма бассам иде, үз көнемне үзем күрә алсам иде», - дип, Ходайга ялварды. Аягына басмады, ә менә тормышын гөрләтеп алып барырлык көч таба алды.
-
Балачактан техника белән уртак телдә
Кеше үз хезмәтен яратып башкарганда, ә җитәкчеләр аны бәяли белгәндә генә һәрбер эшнең нәтиҗәсе уңай буладыр. Борнак авылында туып-үсеп, бүген «Борнак» җәмгыятендә алдынгы шофер булып танылган Раузит Габдрахманов белән очрашып сөйләшкәч, туган җиренә мәхәббәте булган кешенең генә эшкә дә атлыгып торуын аңладым.
-
Хезмәт хөрмәт китерә
Кеше. Ул Аллаһы Тәгаләнең иң бөек могҗизаларының берсе. Сәламәт чакта күбебез эшли, дөнья куа, байлык тудыра. Ләкин табигатьнең үз законнары - саулык дигән иң зур байлыкны без йөзгә-йөз очрашкач кына аңлыйбыз.
-
Алтын көзләр, күңелләргә язлар алып килсен!
Шушындый теләктә 28 октябрь көнне барыгызны да Көек китапханәсенә көзге бал үткәрергә чакырабыз! Кызыклы уеннар, җыр-бию, рәхәтләнеп күңел ачу гарантияләнә! Көзгә багышланган оригиналь дүртьюллыкны язып алып килеп сөйләүчене махсус бүләк көтә! Кичке сәг.7дә башлыйбыз! Көзге депрессияне бергәләп куыйк!!!
-
Кеше үзенең эшләгән эше белән матур
Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелергә тиеш. Туган як. Туган җир. Туган туфрак. Туган тел. Туган табигать... Һәрбер кеше өчен нинди газиз тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да...
-
Күрше Кукмара районында дин башлыгы алышынды
Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы уздырылып, анда Татарстан Республикасы Президентының Дини оешмалар белән эшләү департаменты дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйрулли, Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты.
-
Өйдә суым бар
Өйгә су кермәгәнлектән, суны чиләк-көянтә белән ташырга мәҗбүр булдык. Соңгы вакытта ерак колонкадан кадәр су ташулар газапка әйләнде. Су үткәртүләрен үтенеп, Салавыч авыл җирлеге белән "Татарстан" җәмгыятенә мөрәҗәгать иттем. Гозеремне кире какмадылар, тиз арада эчәр сулы иттеләр. Моның өчен җирлек башлыгы Р. Сибәгатуллинга, җәмгыять рәисе А. Нотфуллинга, эшләрне башкарган Ә....
-
Удачина көтә
Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм юридик консультацияләр алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, 8 ноябрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтлек Аппаратында кабул итүләр оештырыла. Адресы: Казан, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2нче кат. Гражданнарны бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любисовна Удачина белән республиканың баш суд приставы Радик Мөдәрисович Ильясов тыңлаячак....
-
Ашласаң ашың мулдан
Район игенчеләре безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моныӊ шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә. Район туфрагына ашлама кертмәсәӊ, гектарыннан 10-15 центнердан артык уӊыш җыеп алып булмаячак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы...