Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Ашласаң ашың мулдан

Район игенчеләре безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моныӊ шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә. Район туфрагына ашлама кертмәсәӊ, гектарыннан 10-15 центнердан артык уӊыш җыеп алып булмаячак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы...

Район игенчеләре безнеӊ җирлектә мул уӊыш алуныӊ төп шарты тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моныӊ шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә. Район туфрагына ашлама кертмәсәӊ, гектарыннан 10-15 центнердан артык уӊыш җыеп алып булмаячак, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Дөрес, уӊыш күп шартлардан тора, орлыкныӊ нинди булуы, җирне эшкәртү технологиясенеӊ саклануы һәм иӊ мөһимнәре - вакытында дымлылыкныӊ булуы, орлыкныӊ үсәр өчен туклануы. Бу шартларныӊ барысы да үтәлсә, димәк, икмәкле булачакбыз. Ашлама туплап, уӊышныӊ нигезен без бүген булдыра алабыз, бары теләк кенә кирәк, дип сүзен җөпләп куйды ул.
- Хужалык җитәкчеләре, агрономнар белән киӊәшләшеп, сөрү җирләренеӊ мәйданнарын һәм нинди культура чәчеләсен барлап, үзебезгә зур бурыч алдык. Чәчү мәйданнарыныӊ һәр гектарына тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 80-82 килограмм минераль ашлама туплау күздә тотыла, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Моныӊ әһәмиятле икәнен барлык кеше белә, әмма үтәгәндә нәрсәгәдер гел чатаклык килеп чыга. Ашлама кертүнеӊ мөһим икәнен көзге культуралар уӊышы раслый, ел уӊай килгәндә гектарыннан 50-60 центнер уӊыш белән хәзер әллә ни шаккаттырап булмый. Ә моныӊ сәбәбе гади, чөнки көзге культураларга һәр гектарга 100 килограммнан да ким ашлама кертелми, сабан культураларына ул бары 50-60 килограмм кертелә бит, диде ул. Әйе, республикада булдыклы игенчеләр районы дигән даныбыз бар икән, моны даими расларга кирәк. Шөкер, 2015 ел уӊышы нәтиҗәләре буенча һәр гектардан 37,2 центнер ашлык җыеп республика югарылыгында беренче урында булдык, бу елда да сынатмадык, һәр гектардан 34,7 центнер иген белән беренче өчлектә без. Әлегә 20 хуҗалыкныӊ 13ендә генә күпмедер ашлама бар, район буенча 652 тонна аммиак суы, 105 тонна аммиак селитрасы һәм мочевина, 461 тонна катлаулы ашлама тупланган. Яӊа уӊыш мул булсын дисәк, район хуҗалыкларында тәэсир көче белән санаганда 5405 тонна минераль ашлама булдыру зарури. Район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләре алдына бурычларны тагын да кискенрәк итеп куйды, ел башына һәр хуҗалыкта тәэсир көче белән исәпләгәндә, чәчү җирләренеӊ һәр гектарына 40 килограмм ашлама тупланган булырга тиеш. Ашлама дигәннән, күп хуҗалыклар тарафыннан онытылган аммиак суын куллануны арттыру сорала. Бу төр ашламаныӊ чагыштырмача арзан булуын һәм үсемлекләр тарафыннан яхшы үзләштерелүе турында язган идек инде. Алдагы елда 11 күмәк хуҗалык бу төр ашлама кулланырга исәпли, «Игенче», «Бөрбаш», «Сосна», «Якты юл», «Труд» хуҗалыкларында саклау урыннарында күпмедер аммиак суы бар инде. «Бөрбаш» - 647, Тимирязев исемендәге җәмгыять - 635, «Сосна» - 600, «Игенче» - 500 тонна аммиак суын тупларга фикерлиләр. Сәбәпләр тапмыйча, җиһазларны булдырып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп аммиак суын киӊ куллануны тәэмин итәргә кирәк.
Ашлама туплауда җитезлек күрсәткән хуҗалыкларга җай чыгарга тора: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яӊа елга кадәр тупланырга тиешле ашламаныӊ яртысын хуҗалыкныӊ саклау урыннарына алып кайтып куйган очракта, игенчелекне үстерү өчен 25 процент өстәмә түләү турында карар әзерли. 1 миллион сум акча тотып ашлама алсаӊ, сиӊа тагын бушка 250 меӊ сумлык ашлама булачак. Димәк, кызыксындыру бар, бары хуҗалык җитәкчеләренеӊ һәм белгечләренеӊ кызыксынуы кирәк.
«Ашлама мулдан тупланса, икмәк игү технологиясен зур егәрлекле техника булганда җиренә җиткереп башкарырга мөмкин», ди «Татарстан» җәмгыятенең «John deere» маркалы тракторында эшләүче механизатор Ришат Саттаров.
Хуҗалыклар исеме 2017ел уңышы өчен тупланырга тиешле минераль ашлама (тәэсир итү көче белән хисаплап, тонналарда)
2016 елның 25 октябрь көненә хуҗалыкларда булган ашлама күләме, тонналарда.
Аммиак селитрасы һәм мочевина
2016 елның 25 октябрь көненә хуҗалыкларда булган ашлама күләме, тонналарда.Катлаулы ашлама
Татарстан
Дуслык
Игенче
Тимирязев ис.
Сорнай
Бөрбаш
Маяк
Сосна
Яңа тормыш
Якты юл
Смәел
Кама
Кызыл юл
Активист
Труд
Алга
Арбор
Борнак
Тукай ис.
Уңыш
Район буенча:
298
333
396
308
320
304
332
345
318
260
196
250
326
222
248
208
205
197
189
174
5403
5,0
0
0
42,0
0
0
0
0
0
0
0
0
39,0
0
0
19,4
0
0
0
0
105,4
0
0
65,0
12,0
0
39,5
75,0
20,0
1,5
8,0
87,0
50,0
81,0
0
20,0
2,5
0
0
0
0
461,5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250