Кеше. Ул Аллаһы Тәгаләнең иң бөек могҗизаларының берсе. Сәламәт чакта күбебез эшли, дөнья куа, байлык тудыра. Ләкин табигатьнең үз законнары - саулык дигән иң зур байлыкны без йөзгә-йөз очрашкач кына аңлыйбыз.
Мин үзем Тукай районы Боерган авылында гомерем буе сыер савучы булып эшләдем, 3 бала анасы. Менә бер көн мин дә чорыбызның иң афәтле киң таралган онкологик авыруына дучар булдым. Таныш белешләрем дә юк. Рәхимле табибларга очрасам иде дип бер Аллаһы Тәгаләгә ялвардым, теләкләрем кабул булды. Мине язмыш Республика клиник онкология диспансерында Балтач районы Иске Салавыч авылында туып үскән табиб-хирург Латыйпов Азат Габделфәрт улы белән очраштырды. И, Раббым, мөселман кешесенә эләктем, дип сөендем. Бик күп анализлар биреп, ишек төпләрендә чиратлар көтеп утырганда авырулар белән аралаштым: "Азат Габделфәрт улының операцияләре бик уңышлы була, шуңа эләгә алсаң иде, ул - искиткеч яхшы хирург", дип әйткәннәрен ишеттем. Бу сүзләр мине тынычландырды, алга таба яшәргә өмет уятты.
Әйе, чыннан да Азат Габделфәрт улы миңа бик катлаулы операция ясады. "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигәннәр, бу табибның йөзеннән нур бөркелеп тора, искиткеч ягымлы, авыруларга нык игътибарлы. Ул мине шифалы куллары белән генә түгел, йомшак сүзләре, файдалы киңәшләре белән дә юатты, киләчәктә яшәр өчен көч бирде.
Ә бит Азат Габделфәрт улы - олуг шәхес. Ул - медицина фәннәре кандидаты, онкология хирургиясе буенча шактый хезмәтләр авторы, урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган, баянда, гитарада матур гына уйный, татарча көрәш белән мавыга. Шушындый киң кырлы талант иясенең үзе гади, ләкин зыялы булуы мине сокландырды. Шатлыкларымны сезнең "Хезмәт" газетасы аша бүлешәсем килде. Мондый егетләр туып үскән яклар өчен йөз аклыгы, горурлык инде ул. Барлык өметләр өзелгән чакта кешеләргә хәзерге болгавыр заманда бөтен белемен, акылын, көчен биреп, хезмәт итәрдәй егет үстергән әнисе Нурия апа белән әтисе Габделфәрт абыйга олы ихтирамымны белдереп, тазалык, тынычлык, тигезлек теләп калам.Улыгыз мине сөендергән өчен, Сезне Ходай сөендерсен.
Фикеремне тәмамлап, Фәнис Яруллинның шигырен болай дип әйтәсе килә:
Авыруларның теле кыңгырау,
Гел зыңгылдый, ява мең сыкрау.
Барысына да дәва табасыз,
Сез иң галим табиб икәнсез.
Гөлсем Әхмәтгәрәева, Тукай районы, Боерган авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев