Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Кеше үзенең эшләгән эше белән матур

Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелергә тиеш. Туган як. Туган җир. Туган туфрак. Туган тел. Туган табигать... Һәрбер кеше өчен нинди газиз тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да...

Гомеремнең 15 елын Балтач гимназиясендә озайтылган көн төркемендә тәрбияче, ә алтынчы ел инде гимназиядә китапханәче булып эшлим. Тәрбияче, китапханәче.... Бу ике һөнәр дә миңа бик якын. Чөнки балалар, балалар, балалар...
Балачак кеше гомеренең иртәнге чык кебек үтә күренмәле, иң саф, матур, әмма тиз узып китүчән газиз бер вакыты ул. Менә шушы кыска гына гомер эчендә адәм баласының физик яктан сәламәтлегенә, аннан дә бигрәк әхлак тәрбиясенә нигез салына. Кешене кеше иткән, я юлдан яздырган барлык уңай һәм кире шартлар нәкъ шул чорда характер формалашуга тәэсир итә. Бала күңеле пыяла - саксыз кагылсаң уала. Әлеге дөньяны танып белергә өлгермәгән, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәгән, психикасы тотрыклы хәлгә килмәгән яшь кеше янында тәҗрибәле, акыллы, йомшак күңелле укытучыларның, тәрбиячеләрнең, китапхәнәчеләрнең, китапханәләрдә кызыклы, акыллы китаплар булуы бик кирәк. "Китап белем чишмәсе" генә түгел, әйбәт китап якын дус та, киңәшче дә, сердәш тә була ала. В.Белинский "Балалар китабы тәрбия өчен языла, ә тәрбия кешенең язмышын хәл итә торган бөек эш ул", дип юкка гына әйтмәгән.
"Балаларның китап укулары турындагы сорау, ул иң мөһим сорауларның берсе", дип язган Н.К.Крупская. Балаларның китап укулары аларның тормышларында олы кешеләрнекенә караганда да зуррак роль уйный. Кечкенә чакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм баланың киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Укылган китаплардан балалар дөньяга үзенчәлекле караш туплый, китап аларда үз-үзләрен тоту нормаларын булдыра. Мине үземне шушы "китап" дигән илгә балаларны ничек итеп алып керергә, төрле темаларны чагылдырган китаплар укыган, китапның идея эчтәлеген һәм художество үзенчәлекләрен дөрес аңлаган, әсәргә бәя бирә алган культуралы укучыларны тәрбияләргә дигән сорау борчый. Моның өчен, китапханәче укучының якын дусты, аны аңлый белергә тиеш, ә китапханә гимназиянең җанга тыныч, якты уңайлы, матур әдәбиятка бай булган бер җәннәт почмагы булырга тиеш. Китапханәче ул тынгысыз, эзләнүчән, үз эшенең асылын төгәл белүче. Ә мәктәп китапхәнәсендә бу бигрәк тә ачык күренә. Балаларның теле кыңгырау, аннан ява мең сорау.
Балаларның сорауларына җавап табасы, булышасы, алар сораган китапларны бирәсе килә, ә күп кенә китаплар җитми. Нишләргә кирәк? Әйе, бу сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа. Уйланулар, вакыт, рухи көч таләп итә. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Балалар һәр яңалыкны отып бара.Укучылардан артта калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышларын да иярләргә туры килде. ФГОС шартларында китапханә дәресләрен төрле презентацияләр әзерләп, җанлы, заманча үткәрергә тырышам.
Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән, бу заманда балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру, минем төп максатларымның берсенә әверелде . Хәзерге иҗади үстерешле укыту технологиясе сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе табарга өйрәтә. Шуңа да балалар актив, аралашучан, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Бу укылган китапларга бәяләмә язганда да күренә. Аралаша белүнең төп шарты бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга? Бала әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак.
Һәр яңалык - онытылган искелек, диләр бит. Нинди генә яңа технологияләр кулланырга өйрәнсәк тә, бер нәрсә генә үзгәрешсез кала бирә. Ул китапханәченең сүзе, карашы, үзен тотышы. Бу үзе бер - корал көче. Замана куйган сорауларга, минемчә, заманның үзеннән эзләргә кирәк. Электән сынаган метод һәм алымнарны онытмыйча, хәзерге укучының активлыгын, йокымсырап яткан мөмкинлекләрен уята торган яңарак ысулларны үзләштерү һәм куллану кызык миңа. Китапханә активы белән райондашларыбызның иҗатын өйрәнү проекты өстендә эшлибез.
Районыбызның данын еракларга таратучы, үзләренең эш- гамәлләре белән һәркемне сокландырган шәхесләр күп безнең Балтачыбызда! Иң беренче без үзебез аларны зурларга тиешбез. Районыбыз язучыларының китапларын барлау нияте белән "Балтач язучыларының әдәби картасы (белешмәлек) эшләдек. Белешмәлеккә язучыларыбызның кыскача биографиясе һәм һәрбер китапның аннотациясе бирелгән. Барысы 70 китап кертелде. Шулай ук электрон варианты да булдырылды.
Кеше үзенең эшләгән эше белән матур , диләр ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе - һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк, хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында. Тиздэн мәктәп китапханәчеләренең һөнәри бәйрәмнәре, шул уңайдан барлык мәктәп китапханәчеләрен бәйрәм белән котлыйм, ныклы сәламәтлек,эшләрендә уңышлар телим.
Асия Ибраһимова
Балтач гимназиясе укытучы-китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250