Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Күрше Кукмара районында дин башлыгы алышынды

Кукмара үзәк мәчетендә имамнар җыелышы уздырылып, анда Татарстан Республикасы Президентының Дини оешмалар белән эшләү департаменты дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйрулли, Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина катнашты.

Утырышта безнеӊ район имамнарына яхшы таныш район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллинның гаризасы каралды. Нәтиҗәдә, ул мөхтәсиб вазыйфасыннан азат ителеп, шәрәфле мөхтәсиб итеп калдырылды. Район мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкару, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, Камышлы авылы имамы, югары дини белемле Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка йөкләнде, дип хәбәр итте Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250