Авыл хуҗалыгы
«Сосна» хуҗалыгы көзге чәчүгә әзерләнә (фото)
Һәр елны хужалык җитәкчеләренә, белгечләренә «көзге чәчүне иртәрәк башларга кирәк, икенче ел уңышы шуңа карый», дип әйтелеп килсә дә, бу эш нигәдер соңа кала. «Сосна»лылар көзге чәчүгә вакытында җир әзерләүгә бу елда оптимиаль вакытта башкарырга ниятлиләр.
Инде «Хезмәт» газетабызның беренче битендә зур егәрле «К-700» тракторын иярләп, матур уңышларга ирешкән Рәдис Нәҗиповны мактап узган идек. Менә бүген дә ул иртәдән-кичкә кадәр, түзеп булмаслык эсседә зарланмыйча, кырда җир эшкәртә. Булсынга эшли егет, аныӊ булдыклы икәнен авылда яхшы беләләр. Шулай булмыйча, озак еллар чылбырлы «ДТ-75» тракторында, ә хәзер инде «Т-150» белән ничә еллар тырыш хезмәт куючы механизатор Нәҗипов Рафил егете бит ул. «Их, шушындый яшьләребез хужалыкта күбрәк булса, эшләребез тагы да күркәмрәк, калкурак булыр иде», ди «Сосна» күмәк хуҗалыгы рәисе Фирдәвес Ситдыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев