24 июль 2016 яңалыклары
-
Киңәш
"Ни хәлләр", диеп сорасалар, Димен - "Аллага шөкер". Шушы гади сүзләр аша Дуслыкка салам күпер. Кайберәүләр зарланалар Чын дуслары юклыкка. Шушы ике сүз кешене Илтә бит чын дуслыкка. Авыр сүзләр дә түгел бит, Бик җиңел була отып. Сез дуслар табып карагыз Минем киңәшне тотып. Тәбрис Фәхретдинов.
-
Көттергән яңгырлар боз алып килде
Бүген кичке сәгать 4 белән 5 арасында Кенәбашта каты яңгыр, боз, яшен һәм көчле җил булды.
-
Каенлык ягында даруханә ачмаслармы?
Бистәбездә даруханәләр саны аз түгел, ләкин Балтачыбызның аскы, ягъни Нормага китә торган ягында бер генә даруханә дә юк.
-
Балтачта Бөрбаш урманында аю бар
Пәнҗешәмбе көнне Бөрбашта яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан.
-
Бистә урамнары җайлап уңайлана бара (фото)
Бистәбезнең "Каймак" кибете янындагы ике урамда өлешчә асфальт яңартылды.
-
Дару үләннәренең файдасын өлкәннәребез югары бәяли (фото)
"Наз" бүлекчәсе белгече Гадения Мостафина ял итүчеләр өчен кызыклы экскурсия ясаган.
-
Урта Көшкәт Субаш арасы, каян гына асфальт саласы?! (фото)
- Урта Көшкәттән алып Субашка кайтып җиткәнче юлда нинди генә маневрлар ясарга туры килми, чөнки андагы чокыр-чакырдан башкача чыгып булмый, - дип шалтыраттылар безгә.
-
«Сосна» хуҗалыгы көзге чәчүгә әзерләнә (фото)
Һәр елны хужалык җитәкчеләренә, белгечләренә «көзге чәчүне иртәрәк башларга кирәк, икенче ел уңышы шуңа карый», дип әйтелеп килсә дә, бу эш нигәдер соңа кала. «Сосна»лылар көзге чәчүгә вакытында җир әзерләүгә бу елда оптимиаль вакытта башкарырга ниятлиләр.
-
Балтачта үзенчәлекле “Кичке уен” үткәрделәр (+фоторепортаж)
22нче июль көнне бистәнең Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында өлкән буын кешеләре өчен бик күркәм чара оештырылды.
-
Машиналар тротуарда тора
Казан юлы өстендә, ягъни Зоя Космодемьянская урамында яшәүчеләр, бигрәк тә «Магнит» кибете тирәсендә җәяүлеләр өчен ясалган махсус тротуарларга машиналар куелу турында җиткерде.
-
Срогы чыккан сырлар «яңа» хуҗасын көтә
Кичә бистәбезнең үзәгендә урнашкан бер кибеткә кергәч, кибетчедән эретелгән (плавленный) сыр сорадым, алып карады, саклану вакыты чыккан дип кире урынына тыгып куйды, алайса «Омичка» бирегез инде дидем, тагын шул ук хәл.
-
Балалар бакчасына бара торган күперчеккә ремонт кирәк (фото)
Бистәбезнең 3 һәм 4 номерлы балалар бакчасы арасындагы тротуарның әзрәк өлеше күперчек белән тоташтырылган. Ул күпер инде какшап тора, кайчак аннан атлап чыгу куркыныч та булып тоела.
-
АЛМИРА ГАРИФУЛЛА кызы АШРАПОВАның 55 яшьлек юбилее
Нөнәгәр авылында яшәүче АЛМИРА ГАРИФУЛЛА кызы АШРАПОВАның 25 июль көнне 55 яшьлек юбилее.
-
Кадерле әтиебез РИФКАТЬ ГАБДЕЛХАК улы ЗАРИПОВның 60 яшьлек юбилее
Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез РИФКАТЬ ГАБДЕЛХАК улы ЗАРИПОВның 25 июльдә 60 яшьлек юбилее.
-
Кадерле әниебез РАУШАНИЯ ФАТКРАХМАН кызы ГАРИПОВАның 55 яшьлек юбилее
Сосна авылында яшәүче кадерле әниебез РАУШАНИЯ ФАТКРАХМАН кызы ГАРИПОВАның 25 июльдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.