Төрлесе
Балтачта Бөрбаш урманында аю бар
Пәнҗешәмбе көнне Бөрбашта яшәүче бер апа белән кызы каршына урманда аю чыккан.
- Безнең Бөрбаш урманында кортлык бар, шуннан шактый эчкә кергәч, кычытканлык башлана. Аю шул кычытканны таптап бетереп миңа арты белән басып тора иде, ә кызым аның каршына ук килеп чыкты. Ул безгә карап кына торды, тимәде, куркытмады да. Ләкин аның кадәр зур аю күргәч куркып калдык, башта җайлап кына, ә аннары йөгереп качтык үзеннән. Кечкенәдән урманга еш йөрим, бу юлы да җиләк һәм чикләвек җыярга барган идек. Башка елларда кабан дуңгызы да, төлке дә күрергә туры килде. Тик курыкмадым. Ә бу юлы Аллаһы Тәгалә саклады.
Райондашларыбыз сак булса иде, бу юлы аю тук булса, икенче юлы ач булуы бар, - ди әлеге ханым.
Соңгы мәгълүмат буенча әлеге аю Шәмәрдән урманыннан Бөрбашныкына май аенда күчкән. Шул вакытта ук ул бер кызның каршына очраган булган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев