Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта үзенчәлекле “Кичке уен” үткәрделәр (+фоторепортаж)

22нче июль көнне бистәнең Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында өлкән буын кешеләре өчен бик күркәм чара оештырылды.

"Кичке уен" дип аталган җыр-биюгә бай бәйрәмгә халык хәйран җыелды. Чараны оештыручы "Факел" клубы хезмәткәрләре әйдәгез танышабыз, тәңкә салыш, капкалы, наза, егетләргә каршы кызлар такмаклар әйтү, гармунчы уйнаган көйләрне танып җырлау, табышмаклар әйтү кебек уеннар уйнатып, алар арасында төрле милләт биюләрен дә биетеп алдылар. Мөршидә, Рашидә, Нурия, Рауза, Мәүлизә апалар үзләренең челтерәп аккан сулардай чиста тавышлары белән җырлап, тирә-юньгә моң тараттылар. Эх рәхәт тә соң татар халкының танылган җырларын тыңлау, өлкән буын кешеләренең чын күңелдән моңлануларын күзәтү. Җыр-моңга гашыйк һәркем чарада катнашу мөмкинлеге алса да, читтән генә күзәтеп торучылар да табылды. Моңланган, биюләр белән дәртләнгән өлкәннәребезгә яңгыр да комачаулый алмады. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250