Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Сосна»лырда зур җаваплылыкны аңлау барлыгы тоела (фото)

Игеннәр кырларда тигез өлгермәунеӊ сабәпләре күп төрле, басуныӊ урнашуы, ничек эшкәртелүе, ашламаныӊ нинди күләмдә кертелү һәм башкалар. Мондый чакта урып-җыюда вакытны дөрес файдалану өчен иген мәйданнарыныӊ һәр сәгатьтә нинди торышта булуын белү мөһим.

«Сосна»лыр да башта көзге бодай суктыруга керешкән булсалар, сугу мәйданыныӊ өлешләп-өлешләп җитешмәве ачыкланган. Аптырап калмаганнар, 5 комбайн, янгын сүндерү машинасы, эретеп-ябыштыру агрегатларыннан торган звено 162 гектарлы арыш басуына тиз арада күчеп, анда эшне башлап җибәргәннәр.
23 август көнне кичке якка бу басуны да тәмамлап, башка арыш басуын күчеп эшли башладылар. Хужалыкның комбайннары һәр җирдәгечә бик яңа булмасалар да, хәзергә күз тимәсен, тигез эшләп баралар. Тәҗрибәле комбайнерлар Зиятдинов Расил, Габдрахманов Раяз, Закиров Илфат, Зарипов Тәлгать, Нуриев Рамил үзара ярышып, ярдәмләшеп эшлиләр, елның-елында район күләмендә бәйгедә сынатмыйлар.
Башланган уракта да аларның максатлары изге - бердәм булып, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Ә моңа ирешергә комбайн йөртүчеләрнеӊ тәҗрибәле ярдәмчеләре булуы, ашлыкны ындырга ташып торучы шоферларның җилдәй җитез йөрүләре мөмкинлек бирер, дип ышанабыз.
Сугылган басуны көзге чәчү өчен саламнан чистарту да күз уӊаенда монда. Тәгәрмәчле тракторларына пресс агрегатлары таккан тракторчы Галиев Ильяс, Зиятдинов Рүзәлләр артыннан тезелешеп бара торган түгәрәк өемнәрне ферма янына ташу оештырылган, эскерт салу эше дә башланган. Бу хуҗалыкта быелгы уракка җәлеп ителгән һәр кешедә зур җаваплылыкны аңлау барлыгы тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250