Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәй – сөтнең мул чоры

Газетабыз битләрендә районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынуы турында хәбәр иткән идек. Бу тарихи вакыйга тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак авыл хуҗалыгында эшләүче һәрбер кешенеӊ дә зур казанышы.

Әмма җитештерү белән бергә бүгенге чорда сөтне яхшы бәядән урнаштыру үзе бер вәзгыять. Җәйне мул сөт чоры дип атасак та, аныӊ бәясенеӊ тискәре якка үзгәрүе артык җитештергән сөтнеӊ кыйммәтен төшерә шул. Кышлату чорларында районыбызныӊ 3-4 хуҗалыгы тәүлеккә 10 тоннадан артык сөт сатып барса, хәзер районда мондый хуҗалыкларныӊ саны - 9. «Татарстан» хуҗалыгы көн саен 16770 килограмм, «Дуслык» - 14819, «Кызыл юл» - 13736, Тимирязев исемендәге хуҗалык - 12932, «Игенче» - 11455, «Бөрбаш» - 11222, «Маяк» - 10120, «Сосна» - 10006, «Яӊа тормыш» 10000 килограмм сөт тапшыра. Аларныӊ үкчәләренә «Сорнай», «Смәел», «Труд» хуҗалыклары бастырып килә. Район буенча алдагы елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда, 12434 кг. сөт артык китә. «Кызыл юл» хуҗалыгы - 3366 кг., «Татарстан» -2840 кг. сөтне артык тапшыралар. 1746 кг. артык тапшырган Тимирязев исемендәге, 1685 кг. артык сөт тапшырган «Дуслык», 1634 кг. сөт артык тапшыра торган «Сосна» хуҗалыгы хезмәтчәннәренеӊ эше мактауга лаек. Тимирязев исемендәге хуҗалык 1 килограмм сөтен 20 сум 40 тиенгә, «Яӊа тормыш» һәм «Арбор» - 18 сум 87 тиенгә, «Татарстан» 18 сум 67 тиенгә тапшыралар. Шул ук вакытта 5 күмәк хуҗалык сөтнеӊ һәр килограммын 18 сумнан кимрәккә озаталар. Димәк, җитештерү бер, ә җитештергәнне кыйммәткә сата белү хуҗалык итүнеӊ аерым бер осталыгы.

Хуҗалыклар исеме
Быел 16 июньгә дәүләткә тапшырылган сөт, (кг)
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда,
(кг)
Ай башыннан артык яисә кимрәк савылган сөт,
(кг)
Татарстан
16770
2840
800
Дуслык
14819
1685
894
Игенче
11455
55
270
Тимирязев исем.
12932
1746
319
Сорнай
9531
-566
249
Бөрбаш
11222
-145
274
Маяк
10120
10
450
Сосна
10006
1634
471
Яңа тормыш
10000
361
713
Якты юл
8046
-279
1004
Смәел
9450
880
233
Кама
8975
735
1546
Кызыл юл
13736
3366
590
Активист
7125
226
1135
Труд
9230
975
1080
Алга
7213
-1022
10
Арбор
6117
417
458
Борнак
5205
266
534
Тукай исем.
5900
-230
538
Уңыш
2610
-520
-272
Барлыгы
190462
12434
11296

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B