18 июнь 2016 яңалыклары
-
Балтачны бар милләт вәкилләре дә ярата (фото)
Балтачыбыз үзенә тарту көченә ия. Студент вакытларда ук башка районнан булган курсташ кызларымның Балтачны үтә дә якын итүләре истә калган.
-
Сезнең игътибарга Рафил Җәләлиевтан өр-яңа җыр! (видео)
Райондашыбыз, өметле җырчы Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова башкаруындагы парлы җырларны яшьләр дә, олылар да, яратып тыңлый.
-
“Хезмәт”ебезне яраталар (фото)
Юк, бу һич кенә дә мактану түгел. Яраталар. Даими укучыларыбыз да, тәүге күнекмәләрне редакциябездә алып, аны тормышта кулланган егет-кызлар да.
-
Җәй – сөтнең мул чоры
Газетабыз битләрендә районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынуы турында хәбәр иткән идек. Бу тарихи вакыйга тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак авыл хуҗалыгында эшләүче һәрбер кешенеӊ дә зур казанышы.
-
Гадилектә бөтен бөеклек (фото)
30 елга якын район үзәк хастаханәсендә ЛОР табибәсе булып эшләүче Шәрәфетдинова Лидия Ивановнаны районда белмәгән кеше сирәктер, дөньяга килеп бер ай үтүгә, медосмотр вакытларында, сабыйлар да аның кулыннан уза.
-
Хезмәттәшләребезне котладык (фото)
Хезмәттәшләребез - баш редактор урынбасары Зөлфия Шакирова белән реклама бүлеге редакторы Лилиана Әхмәтшина өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм булды.
-
"Хезмәт"леләр ГТО тапшырды
Җәйнең бик матур чагы. Шуңа да мондый көннәрнең кадерен белеп калыйк дип коллектив белән "Сабантуй" ял паркына ял итәргә чыктык, шул уңайдан физик әзерлегебезне дә барлап алдык.
-
“Хыял” яшьләре “Романтик” балаларын уйнаткан (фото)
16 июнь көнне "Хыял" яшьләр үзәге белгечләре районның "Романтик" лагерында ял итүче балалар өчен "Күңелле стартлар" дип аталучы күңел ачу чаралары оештырды.
-
Балтач балалары "Китаплы, кояшлы җәй кочагында" (фото)
17 июнь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясе каршында оештырылган "Крепыш" дип аталган гимназия яны лагеры балалары кунакта булдылар.
-
Гөлфия Гыйльметдинова: "Писүктә мени хикмәт"
Бу атнада газетабыз бик күп райондашларыбызга бәхетле мизгеләр бүләк итте.
-
Табиблары ипле, йомшак һәм сабыр
Авырып хастаханәгә барсаң, авыруыңа карап төрле табибка күренәсең. Андагы шәфкать туташлары табиб кушканны гына эшли. Ә менә авыл фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче шәфкать туташларына үзләренә диагноз куярга да, дәваларга да туры килә.
-
Балтачыбыз чәчәкләргә күмелеп утыра (фото)
Ел саен бистәбезнең Ленин урамындагы клумбаларга "Төзекләндерү" (Благоустройтсво) җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән чәчәкләр утыртыла. Быел да үзәк урам аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Төрледән-төрле чәчәкләр күзләрне иркәли, җаннарга бер рәхәтлек бирә.
-
Тәбрикләү сүзе
Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.