Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблары ипле, йомшак һәм сабыр

Авырып хастаханәгә барсаң, авыруыңа карап төрле табибка күренәсең. Андагы шәфкать туташлары табиб кушканны гына эшли. Ә менә авыл фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче шәфкать туташларына үзләренә диагноз куярга да, дәваларга да туры килә.

Куныр авылы пунктында хезмәт куючы фельдшер, акушерлар да нәкъ шулай. Җаваплы, таләпчән, үз эшләренең осталары һәм сәләтле белгечләр булганнары өчен аларны авыл халкы хөрмәт итә. Якты йөзләре, тәмле телләре бик күп авыртуларга дәва булып тора. Фельдшер-акушерлык пунктында һәрвакыт чиста һәм якты, гөлләргә күмелгән бүлмәләрдән җанга рәхәт җылылык, яктылык сирпи. Гөлшат Шәрәфетдинова җитәкчелегендә эшләүче акушер Рәмзия Галиева, техник хезмәткәр Гүзәл Мөбарәкшина, теш табибы Вячеслав Михайлов һәм шәфкать туташы Эльвира Саттарова бердәм, дус коллектив булып, армый-талмый халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.
- Табиб һөнәре элек-электән иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булган. Шуңа да әлеге өлкәдә эшләүнең җаваплылыгы турында сөйләп тору артык. Гиппократ антына тугрылык саклау, тырыш һәм җаваплы булу гына җитми. Безнең хезмәттә иң мөһиме ул - зур түземлелек, күңел байлыгы, сизгерлек, фидакарьлек , - ди инде озак еллар җитәкче вазыйфасын башкаручы Гөлшат ханым.
Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын республика балалар клиник хастаханәсендә башлап җибәрә, аннан туган авылына эшкә кайта. Тәвәккәл, курку белмәс, үз эшен биш бармагыдай яхшы белгән Гөлшатны беренче көннән үк мөдир итеп билгелиләр. Иң элек колхоз конторасы, соңрак балалар бакчасы бинасының бер бүлмәсендә авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән коллектив 1996 елда яңа бинага күчә. Шактый гына кысан бүлмәләрдә эшләгәннән соң ике катлы бинаның икенче катында урнашкан якты, зур кабинетларда эшләүләре бөтенләй башка иде, дип искә алалар ул елларны ак халатлы шәфкать ияләре.
Гөлшат ханым белән бергә диярлек эшли башлаган Рәмзия Галиева хакында да авылдашлары бары тик уңай фикердә. Йомшак, ягымлы акушерга мөрәҗәгать иткән һәркем квалификацияле медицина ярдәмен ала. Үз көченә ышанып эш иткән тәҗрибәле белгеч авылдашларына үзенең кирәклеген тоеп игелекле хезмәт күрсәтә. Хезмәт башлангычында киңәшче булган, кирәк чакта ярдәм кулы сузган ветераннарны да онытмыйлар коллективта.
- Озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Гашия апа Гәрәева безнең өчен остаз да, киңәшче дә, сердәшче дә булды, - ди инде үзе күптән яшьрәкләргә остаз булган Рәмзия апа.
Коллективның йөз аклыгы булган тыныч холыклы, сабыр теш табибы Вячеслав Михайловны күрше-тирәдә генә түгел, үзәккә якын булган авылларда да яхшы беләләр. Норма теш поликлиникасының филиалы булып торучы теш кабинетында эшли башлаганннан бирле Вячеслав Семеновичка күпме авырулар белән аралашырга туры килде икән? Аларның исәбе-саны юк. Һәрвакыт якты йөз, күтәренке кәеф белән эшкә килүне үзенең тормыш девизы иткән табиб: "Кешеләрне яратырга кирәк, шунсыз авырулар арасында эшләп булмый, - дип әйтергә ярата. Хак сүзләр.
- Табибы бик ипле, йомшак, сабыр, шуңа да теш дәваларга Кунырга йөрибез, - дип район үзәгеннән Кунырга кадәр 40 чакрым араны ничә мәртәбәләр үтүчеләрне шәхсән үземнең дә күргәнем булды.
Ә табиб хезмәтенә моннан да олы бәя була аламы?! Шәфкать туташы Эльвира Саттарова да үз эшенә бик таләпчән белгеч. Һәркемгә шәхси якын килеп, авыруларның хәлен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да зур җаваплылык тоеп башкара.
Менә шулай көн, төн димичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кар-яңгыр түгел, таш яуса да авыл кешесенә ярдәмгә ашыга торган җир йөзендәге иң игелекле һөнәр ияләре инде алар. Һөнәрләре яшәү рәвешенә әйләнгән авыл табибларына ихластан рәхмәтләр әйтеп, саулык, бәхет, шатлык телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250