Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачны бар милләт вәкилләре дә ярата (фото)

Балтачыбыз үзенә тарту көченә ия. Студент вакытларда ук башка районнан булган курсташ кызларымның Балтачны үтә дә якын итүләре истә калган.

Соңрак кунакка кайткан безнең җирлек өчен бөтенләй ят булган милләт вәкилләренә күрергә туры килде. Берничә ел элек Норма авылына Африка кызы кунакка кайткан иде.

Күптән түгел Салавыч авылына - Индонезиянең башкаласы саналган Джакарта шәһәреннән Хелен Джойс Мавунту кунакка кайтты Ул күп еллар туган ягында адвокат булып хезмәт куйган. 4 ел элек Россиягә укырга килгән. Бүгенге көндә Казан Федераль Университетында философия юнәлешендә магистрлык программасы үтә. Хелен 51 нче яше белән бара.

- Аның белән аралашу җиңел, һәрнәрсәне аңлый, үз киңәшен бирә. Аны күптәннән Балтачка алып кайтасым килеп йөри иде, тәвәкәлләп, туган ягымны күрсәтергә чакырдым, - ди яшь журналист Ландыш Гарифуллина.

Менә шулай сулар һавасы чиста, эчәр сулары тәмле, табигате матур Балтачыбыз үзенең кунакчыллыгы белән дә чын мәгънәсендә горурлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B