“Хезмәт”ебезне яраталар (фото)
Юк, бу һич кенә дә мактану түгел. Яраталар. Даими укучыларыбыз да, тәүге күнекмәләрне редакциябездә алып, аны тормышта кулланган егет-кызлар да.
Ижау шәһәрендә журналист һөнәрен үзләштерүче Чепья авылы кызы Наталья Жукованы да бик яратып калдык. Наталья практикасын веб-редакторыбыз Фирдус Шакиров җитәкчелегендә үтте. Сайтыбызга язмалар урнаштыру белән беррәттән үзенең иҗат җимешләре белән дә куандырды.


Атна башыннан исә бездә үткен телле журналист буларак танылып килүче Ландыш Гарифуллина практика үтәчәк. Ландыш югары белем алганнан соң укуын аспирантурада дәвам итә. Уку чорында ул ел саен "Хезмәт"ебездә практика үтеп, каләмен чарлый иде.
Менә шулай, яраталар безне. Практика тәмамлангач, тәмле тортлар пешереп кунак та итәләр үзебезне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев