1 март 2013 яңалыклары
-
Балтачта да бар мәзәк
«Мин кеше өчен җавап бирмим» Партия сафларына кабул итүне КПСС райкомының 1нче секретаре Марат Әхмәтов бик җанлы алып бара иде. Шулай бервакыт Тимирязев исемендәге колхоздан сарык караучы Ләлә исемле кызны партия сафларына кабул иткәннән соң, бюрога Гөлүсә исемле укытучы кызны чакырдылар. Марат Готович Гөлүсәгә сораулар бирә башлады. «Ни өчен укытучы...
-
Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый...
«Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый», дип әйтәләр. Бу сүзләргә тора-тора инанасың. Кили авылында яшәүче Кәримов Т.Т. беренче тапкыр суд каршына 19 яшендә армия сафларында хезмәт иткән вакытында, хәрби частьны башбаштакланып ташлап китүе өчен баса.
-
Сусаганнар икән Бөрбашта
Нәрсәгә? Хоккей уеннарына. Быел яңа мәктәп ачылу авылны пластик бортлы хоккей мәйданчыклы да итте.
-
Бергә тотынсак кына
Рәсәйнең ике төп бәласе бар - юләрләр һәм юллар. Һәм моңа хәзер караклык һәм ришвәтчелекне дә өстәп була. Соңгылары гадәти бер хәл буларак кабул ителә башлады һәм бу «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон эшләнүгә сәбәп булды.