Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сусаганнар икән Бөрбашта

Нәрсәгә? Хоккей уеннарына. Быел яңа мәктәп ачылу авылны пластик бортлы хоккей мәйданчыклы да итте.

Мәйданчык ачылган көнне үк авылның ветераннар, студентлар, мәктәп укучылары командалары рәхәтләнеп уйнап, үз араларында җиңүчеләрне ачыкладылар. Билгеле, студент егетләргә тиңнәр табылмады. Хәер, бу уенда җиңелүчеләр булмады. Барлык уенчылар «Бөрбаш» җәмгыятенең бүләгенә лаек булды. Питрәчтә җитәкче урында эшләүче авылдашлары Айрат Шәрифуллин яшьләр арасында ярышлар уздырды. Авыл халкы, килгән кунаклар коймак ашап, чәй эчә-эчә көне буе хоккей карады. Монысында мәктәп укучыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга ветераннар лаек булса, өченчегә күрше Пүскән авылы егетләре чыкты.
Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә традицион ярышлар булды. Геройның Бөрбаштагы кияве шәхси эшмәкәр Гыйльмулла Хәйруллин үткәрә аны. Башта ул Яңгулда һәм Бөрбашта узса, финалы Бөрбашта булды. Аңа кадәр команда вәкилләре Яңгулда мәрхүмнең каберендә булып истәлекләре белән уртаклаштылар, чәчәкләр салдылар. Финал уеннарында призлы урыннарны Пүскән, Бөрбаш, Салавыч авыллары уенчылары бүлештеләр. Турнирның иң оста уенчылары булып А.Корбангалиев (Бөрбаш), А.Галиев (Пүскән), Р.Латыйпов (Салавыч) танылдылар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250