1 июль 2015 яңалыклары
-
Балтач халкы нишләп кими башлаган, шул турыда ...
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 7 балага кимрәк туган, былтыр 205 бала туган булса, быел 198. Шуның 113е кыз, 85е малай.
-
Җиләк җыясыӊмы? (фото)
Бу көннәрдә бергә очрашкан хатын-кызларның иӊ күп сөйләшкән сүзе, мөгәен җиләк турында барадыр: кем нинди җиләк, кайдан, күпме җыйган, кайсы җирдә тагы да күбрәк, җиләкне ничек эшкәрткән һәм башкалар.
-
«Дуслык» хуҗалыгы быел да сенаж әзерләүдә беренче
Районда 15535 гектар күпьеллык үләннәрнең 30нчы июньгә 15062 гектары чабылды. Берничә җәмгыятьтә шәхси хуҗалыкларга печән өләшергә дигән участоклар гына калды. 56165 тонна сенаж хәзерләнде.
-
Смәелнең 200 миллионнан артыкка төшкән мегафермасы ... (фото)
Хуҗалык итүдә хәйран тәҗрибә туплаган «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, 2011 елда зур ферма булдыру хыялы белән яши башлый. 1100 савым сыерына исәпләнгән, аларны бәйләмичә асрар өчен 2 зур бинадан торган комплекс бүгенге көндә хыялдан чынбарлыкка әйләнеп бара.
-
Яшьтәшләре балалалар бакчасында уйнаганда Данил Закиров халыкара бәйгеләрдә катнаша
Балтач бистәсендә яшәүче 9 яшьлек Данил Закиров 4 яше тулганчы укырга, язарга, шашка, шахмат уйнарга өйрәнә ул. Спорт белән шөгыльләнә башлый. 5 яшендә сәнгать мәктәбендә курай, домра классларына укырга да керә.
-
Икмәк басулары җәйнеӊ кыл уртасы җиткәнен искә төшерә
Бүген 1нче июль, җәйнеӊ 2нче ае башланды. Бу көнне җәйнеӊ кыл уртасы, дип әйтсәк тә була.
-
«Күн туп» призына Республикада икенче урынга лаек булдык
1990 елда Нурлат шәһәрендә укучы балалар арасында уздырыла торган «Күн туп» призына ярышларда Балтач урта мәктәбенеӊ Мөдәрис Хәлимов һәм Рәлиф Әскәров җитәкләгән команда финал ярышларында катнашкан иде.
-
Бүген архитекторлар көне
Радио-телевидениедән шул хакта ишетүгә район халкы бердәнбер һәм алыштыргысыз архитектор дип белгән Шамил Борһанов күзалдына килде.
-
Яктылык кайтаргыч беләзегең булмаса, караңгыда йөрмә!
1нче июльдән тәүлекнең кичке сәгатьләрендә транспорт йөри торган юллардан үтүче барлык җәяүлеләрдә дә яктылык кайтаргыч (светоотражающие) элементлары булган предмет булырга тиеш дип белдерә Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе.
-
Сары сагыш (мәрсия)
Май, табигатьтнең уянган мәле. Җир өсте тулы сап-сары ут чәчәкләре, яшел хәтфәдәй чирәм, каз бәбкәләре тәгәрәшеп йөри. Тал-тирәктә сандугачлар сайраша. Кояш көлә.