1 октябрь 2013 яңалыклары
-
Чиста булсын, балкып торсын!
Елның-елында республикабызда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе зур колач белән үтә. Быел да ике этапта: берсе язын, икенчесе көзен игълан ителде.
-
Булган кызлар
Булдыра инде безнең кызлар. Сүз шахматны үз иткән Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Гөлшан Сөләйманова белән Рамилә Шаһимәрдәнова хакында.
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
5нче октябрь көнне Балтачта һәм Чепья җирлегендә авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, район мәктәпләре катнашында көзге ярминкәләр узачак. Хөрмәтле райондашлар, ярминкәләргә рәхим итегез!
-
Ункөнлек кысаларында
Декада кысаларында 5 һәм 12нче октябрь көннәрендә Балтачта урнашкан мунчада өлкәннәр бушка юына алачак. Шулай ук чәчтарашханәләрдә ташламалы бәядән чәч кисәчәкләр.
-
Балтачта Өлкәннәр бәйрәме
30нчы сентябрь көнне өлкәннәр өчен район ашханәсендә зур чара үткәрелде. Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов котлады. Өлкәннәребез мул табын артында мәдәният үзәге артистларының моңлы җырларын, дәртле биюләрен тамаша кылып, чарадан бик канәгать калып таралышты.
-
Яшисе дә, әле яшисе
Балтачта яшәүче Нәфисә Гафетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярның туган көне балалары, оныклары һәм районнан килгән җитәкчеләр белән зурлап билгеләп үтелде.
-
Үкенечләрдән сакланыйк
Балтач мәдәният үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгының ачылу тантанасы булып узды.
-
ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ, ТУГРЫЛЫК (сәхифә)
Хөрмәтле укучым! Сәхифәбез дөнья күрә башлаганнан бирле районыбызның төрле авылларында яшәүче үрнәк гаиләләр белән күзгә-күз очраштык, матур, тигез, бәхетле гаилә төзү серләренә төшендек. Бүген дә әлеге изге эшебезне дәвам итәрбез. Тигезлектә яшәгән парларның ялгыз калгач нинди хисләр кичергәнен белербез. Үзебезгә алардан гыйбрәт алырбыз, нәтиҗәләр ясарбыз. Шулай ук гаиләдәге кызык мизгелләр...
-
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН (сәхифә)
Террорга каршы нык торабызмы? Соңгы елларда тормышның тынычлыгын бозган, канкойгыч хатирәләргә китергән күренешләрнең берсе - террорчылык. Террорның максаты - дәүләткә, халыкка зыян китерүче политик үзгәрешләр тудыру. Шуңа күрә террорчылык хокук бозуның катгый рәвеше булып санала.