Булдыра инде безнең кызлар. Сүз шахматны үз иткән Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Гөлшан Сөләйманова белән Рамилә Шаһимәрдәнова хакында.
Алар хәтта җәйге каникулны да буш уздырмады. Даими рәвештә республикабызда барган ярышларда актив катнаштылар. Гөлшан август аенда башкалабызда узган Татарстан беренчелегендә 10 көн буе катнашып, үзенең осталыгын арттырды. Рамилә исә Казан шәһәренең бер җәйге лагерендә ял итеп, лагерь күләмендә оештырылган шахмат ярышларында өченче призлы урын яулап, икенче разрядлы спортчы нормативын үтәде. Алга таба да уеннарыгыз дәвамлы булсын, кызлар!
Нет комментариев