«Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дүрт этапта узачак
15 октябрьдә IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2026 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, тарихи хәтерне саклауга һәм төрле телләрдә сәнгатьле уку мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.
Бәйгене Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.
Бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сигез номинациядә күрсәтәчәк: «Муса Җәлил татар телендә»; «Муса Җәлил рус телендә»; «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә»; «Фронтовик язучылар»; «Фронтовик язучылар әсәрләрен күмәк башкару»; «Профессиональ башкаручылар»; «Җәлилчеләр»; «Муса Җәлил шигырьләренә җыр».

Бәйге дүрт этапта узачак:
- 15 октябрь – 20 ноябрь 2026 ел — гаризалар кабул итү;
- 21–28 ноябрь — гаризаларны һәм тәкъдим ителгән материалларны беренчел тикшерү;
- 29 ноябрь – 15 декабрь — жюри тарафыннан чыгышларны бәяләү һәм финалистларны билгеләү;
- 16–30 декабрь — онлайн форматта финал этабы.
Финалда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар 2027 елның февралендә Казан шәһәрендә узачак бәйгенең гала-концертына чакырылачак.
Нет комментариев