Сентябрь аенда башланып киткән ярминкәләр яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк
Балтачлылар, гадәттәгечә атна саен «Агросәнәгать паркы»нда уза торган ярминкәләрдә актив катнаша. Районыбызда җитештерелгән продукциягә сорау зур. Казанлылар бездә җитештерелгән продукцияне яратып алалар.
Сентябрь аенда башланып киткән ярминкәләр яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итәчәк.
Чираттагы ярминкә вакытында бертөркем райондашларыбыз, белгечләр һәм җитәкчеләр актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Казан шәһәре Совет районы администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп уздылар. Котлыйбыз!
Нет комментариев