Сәдаканы нинди ният белән бирергә кирәк?
Дин һәм тормыш

Сәдаканы нинди ният белән бирергә кирәк?

Күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп бирү дөрес

Сәдаканы нинди ният белән бирергә кирәк? Сорауга райондашыбыз, Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп бирү дөрес. Аннары теләк теләп куясың. Кайберәүләр теләк тели белми. Мәчеткә дога кылдырырга керәләр дә сәдакаларын биреп чыгып китәләр. Сәдакаңны биргәч, йа Раббым Аллам, тәнемә сәламәтлек, балаларыма тәүфыйк бир, савабын мәрхүм булган әтиемә ирештер дип яки башка теләкләрне дә әйтеп дога кылып куегыз.

Мәчеткә килеп җитмәүчеләр берәр мохтаҗга бирсен дә сәдакасын, теләк теләсен. Чит кешегә дога кылдырырга уйласаң, аның кабул булу ихтималы зуррак булган кешене сайлагыз. Ул кечкенәдән диндә булган яки тумыштан гарип булган кеше булырга мөмкин.

Догалы йорт


сәдака

Нет комментариев