Дәүләт бүләге — районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның һәм халкыбызның гомуми казанышы, туган җиргә карата тугрылыгы билгесе
Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, муниципаль район башлыклары, республикабызның төрле почмакларыннан иң тырыш хезмәтчәннәр катнашты.
Тантана барышында агросәнәгать комплексын үстерүгә, шулай ук милләтара татулыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин югары дәүләт бүләге — «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Әлеге орден — районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның һәм халкыбызның гомуми казанышы, туган җиргә карата тугрылыгы билгесе.
Нет комментариев