1 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чемпионат ярышларында балтачлыларга тиңнәр булмаган
Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен Татарстан Республикасының шашка-шахмат буенча чемпионат ярышлары булып узды.
-
Килидә “Кеше кайчан матур була?” дигән чара үткән
Кили авыл китапханәсендә 6-9 сыйныф укучылары катнашында "Кеше кайчан матур була?" исемле матурлык дәресе үткәрелгән.
-
Балтач үзәк паркында өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе узды
Үзәк паркта өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәребез өчен шигърият кичәсе уздырдылар.
-
Балтач кызы Ясминә кунаклар кабул итте
«Наз» үзәге белгечләре һәм "Волонтер" үзәге егет-кызлары 5 яшьлек Ясминә Гозәеровага кунакка барды.
-
Аның кебекләр меңгә бер генә туа
Ул җитәкче дә, табиб та түгел, әмма Ринат Сәмигуллинны районда белмәгән кеше юк.
-
Профилактика эшендә активлык күрсәтелә
Районда даими рәвештә экстремизм, терроризм буенча аңлату эшләре алып барыла, профилактик чаралар да еш үткәрелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әледән-әле бу турыда сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, ә яшь һәм урта буын өчен авыл китапханәләрендә, мәдәният йортларында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр уздырыла.
-
Балтач укытучыларының белемнәрен тикшерәләр
Татарстанның, шул исәптән Балтач районының да база мәктәпләре укытучыларына диагностик тестлаштыру уздырыла.
-
"Балтач" спорткомплексында бокс буенча финал ярышлары бара
Бүген районыбызда Уран Ишморатов истәлегенә бокс буенча "ТР төньяк-көнчыгыш зонасының иң көчлесе" 5нче республика Беренчелеге ярышларының финал өлеше бара.
-
Форумнан диплом белән
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы базасында ачык форум үтте.
-
Штрафларга 50 процент ташлама
2016 елның 1 гыйнварыннан яңа закон гамәлгә керәчәк.
-
Бүген Матәм көне
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә иртәгә илдә матәм көне игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле.
-
Балтачның Сара Садыйкова урамында ни өчен мал куа торган юл юк
Бистәбезнең Сара Садыйкова урамында ике яклап та мал куа торган юл юк.
-
Октябрь аенда Балтачта 53 беркетмә төзелгән
Тупас кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан Балтачта атна саен рейдлар оештырыла.
-
Дулкыннарда Балтач радиосы
Мин Балтач радиосының тапшыруларын бик яратып тыңлыйм.
-
Казанга барсаң сак бул!
Шушы көннәрдә Казанның Азино микрорайонында җир астындагы кайнар су торбасы тишелү аркасында, 13 нче модель "Лада" автомобиле астында җир убылган.