Балтачның Сара Садыйкова урамында ни өчен мал куа торган юл юк
Төрлесе

Балтачның Сара Садыйкова урамында ни өчен мал куа торган юл юк

Бистәбезнең Сара Садыйкова урамында ике яклап та мал куа торган юл юк.

Урысча әйтсәк, әлеге юл скотопрогон дип атала. Ул һәр хуҗалыкның бәрәңге бакчасы башыннан үтә. Сигез йортлы гына булган әлеге урамда мондый юлның булмавы биредә яшәүчеләрне дә борчый. Урамның бер ягында ул башта ук юк иде инде, ә икенче ягында булганын да бетерделәр. Биредә яшәүчеләр түгел, ә шәхси эшмәкәр. Урам башына кибет төзи башладылар һәм әлеге юл ябылды. Бу юлның мөһимлеге мал йөртүдә генә түгел, нәкъ шушы юл аша язын-көзен бакча эшкәртергә транспорт керә. Янгын куркынычсызлыгы буенча да бакча башында транспорт йөри торган юл калырга тиеш.
Фото: http://photos.wikimapia.org/p/00/03/98/83/32_big.jpg

250

Нет комментариев