3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК– I өлеш
Өченче катка эскалатор белән күтәрелгән шәйгә Зәринә аягындагы без үкчәле туфли-ләренә үртәлеп, күңеленнән генә үзен әрләп ташлады. Йә, мондый сәүдә үзәгенә керсә, сәгатьләр буе сәяхәт кылып йөрисен белми идеме? Ниндидер кәттә очрашуга җыенгандай, гадәттәгечә киенеп-ясанып чыгып киткән булды. Акыллы кешеләр, әнә, урамда өтеп алырдай булып кыздырган кояшны куркытмаганнар: олысы-кечесе майка-шортыдан,...
-
«ТАБЫН АРТЫНДА ЙӨРҮЧЕЛӘР СӘХНӘГӘ МЕНДЕ, СӘХНӘДӘГЕЛӘР ТАБЫН АРТЫ ҖЫРЧЫЛАРЫНА ӘЙЛӘНДЕ» — РАЯЗ ФАСЫЙХОВ
5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале узачак. Фестивальдә катнашучыларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында үзенең «Сарман» һәм «Ашхабад» җырларын ничек башкарачагы, татар эстрадасының бүгенге хәле, сәхнәдәге артистларның социаль хәле, «Үзгәреш җиле» фестиваленнән...
-
Түнтәр яшьләре Хеллоуин бәйрәмен үз итте
«Хыял» яшьләр үзәге Түнтәр мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме үткәрде. Әлеге чара соңгы елларда яшьләр арасында зур популярлык ала башлаган Хеллоуин бәйрәме форматында оештырылган иде. Төнге дискотека вакытында төрледән-төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Анда катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль үсешләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук иң шәп грим һәм карнаваль костюм конкурсы...
-
«Факел» егетләр һәм кызлар арасында спартакиада оештырды
«Сәламәтлек сессиясе» проекты кысаларында 27 октябрь көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре түгәрәкләргә йөрүче балалар арасында спартакиада үткәрделәр. Ярышлар дзюдо, бокс, гимнастика, сәхнә осталыгы түгәрәкләренә йөрүче балалар арасында узды. Малайлар һәм кызлар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен һәм төгәллекләрен тартылу, йөгерү, сикерү, отжимание ясау кебек спорт төрләрендә тикшереп карый алдылар. Чара җиңүчеләрне бүләкләү...
-
Чапшарга "Сөмбелә" килгән
Чапшар авылы клубында "Сөмбелә" бәйрәме булган.
-
Көшкәтбашта чишмә башлангычы да өйле
Галләм бабай чишмәсенең башлана торган өлеше өйле булды. Чишмә тирәсен чистартуда катнашкан авылдашларыбызга һәм чишмә өчен будка ясаган Фаил һәм аның егетләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләгән игелекләрегез үзегезгә бәрәкәт булып кайтсын, чишмәбезнең суы беркайчан да агудан туктамасын. Чишмәбез һәрчак безне каршы алып, озатып калсын иде. Рәхмәт, егетләр, - дип шатлыклары...
-
Иң төз атучылар бездә икән!
1 ноябрь көнне мәктәп базасында хокук саклау отрядларының район буенча ату ярышы оештырылды.
-
«Бай» пенсионерлар да салым түләргә мәҗбүр
Чебешләрне көзен саныйлар, дигән мәкальне заманчалаштырып, акчаларны көзен саныйлар, дип үзгәртәсе килә. Көз җитү белән чыгымнар да арта. Халык, билен кысып буып, булган байлыгын тартып-сузып җиткерергә тырыша. Алда торган зур бурыч - салымнарны вакытында түләү. Беләсездер инде, без кибеттән ипи белән сөт сатып алган өчен дә салым түлибез. Алай гына...
-
Балтач полиция хезмәткәрләре балалар бакчаларында нишләгән
Балтач районы полициясенең муниципаль хезмәткәрләре «Әкият төбендә хикмәт…»дип исемләнгән профилактик программаны тормышка ашыра. Шул максат белән алар балалар бакчаларына очрашуларда катнаша. Муниципаль хезмәткәрләр бистәдәге, Кече Лызи, Борнак, Биктәш, Яңгул балалар бакчаларының хәзерлек төркемнәрендә булып, гаилә һәм гаилә тормышы, турында сөйләшүләр үткәрделәр. Балалар бик теләп әти-әниләренең аларны бик яратуларын әйттеләр.
-
Норманың «Магнит» кибетенә банкомат булырмы
Күптән түгел редакциябез адресына бер хат килде. "Исәнмесез, хөрмәтле редакция коллективы хезмәткәрләре! Бүгенге көндә барлык кеше хезмәт хакын карталар аша ала. Без Норма, Кариле авылларында яшәүчеләр өчен акча кирәк булган саен Балтачка килү һәрвакытта да уңай түгел. Төрле вакыт була, транспортта булмаска мөмкин, кайчагында 500 сум өчен дә ничә чакрым...
-
Безгә авырлык килмәсен өчен, бу дөньяның бөтен авырлыкларына каршы торучы, безнең өчен җанын-тәнен бирүче, Норма авылында яшәүче әниебез РАВИЛӘ МУЛЛАГАЛИ кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга 3 ноябрьдә 65 яшь тула.
Безгә авырлык килмәсен өчен, бу дөньяның бөтен авырлыкларына каршы торучы, безнең өчен җанын-тәнен бирүче, Норма авылында яшәүче әниебез РАВИЛӘ МУЛЛАГАЛИ кызы ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга 3 ноябрьдә 65 яшь тула.
-
«Сельхозтехника» призына волейбол ярышы үтә
6 ноябрьдә Балтач спорткомплексында «Сельхозтехника» җәмгыяте призына хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үтәчәк. Теркәлү һәм җирәбә алу сәгать 8.00- 8.45тә. ярышлар сәгать 9да башланачак. Рәхим итегез! Фото: ciur