Түнтәр яшьләре Хеллоуин бәйрәмен үз итте
Мәдәният

Түнтәр яшьләре Хеллоуин бәйрәмен үз итте

«Хыял» яшьләр үзәге Түнтәр мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме үткәрде. Әлеге чара соңгы елларда яшьләр арасында зур популярлык ала башлаган Хеллоуин бәйрәме форматында оештырылган иде. Төнге дискотека вакытында төрледән-төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Анда катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль үсешләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук иң шәп грим һәм карнаваль костюм конкурсы...

«Хыял» яшьләр үзәге Түнтәр мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме үткәрде. Әлеге чара соңгы елларда яшьләр арасында зур популярлык ала башлаган Хеллоуин бәйрәме форматында оештырылган иде. Төнге дискотека вакытында төрледән-төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Анда катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль үсешләрен күрсәтә алдылар. Шулай ук иң шәп грим һәм карнаваль костюм конкурсы да оештырылган иде. Катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

250

Нет комментариев